Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зөбәйдә Мөбарәкшина утыз ел хисап эшендә

Хисапчы булыр өчен белем генә түгел, ә сәләт тә кирәктер ул. Бу һөнәр ияләре белән күпме генә аралашырга туры килмәсен, аларның күп еллар хезмәтләренә, эш урыннарына тугры калуларына шаккатам. "Үземне башка хезмәттә күз алдына да китерә алмыйм", - ди утыз ел гомерен хисапчы эшенә багышлаган Зөбәйдә Мөбарәкшина да. Зур Кукмара...

Хисапчы булыр өчен белем генә түгел, ә сәләт тә кирәктер ул. Бу һөнәр ияләре белән күпме генә аралашырга туры килмәсен, аларның күп еллар хезмәтләренә, эш урыннарына тугры калуларына шаккатам. "Үземне башка хезмәттә күз алдына да китерә алмыйм", - ди утыз ел гомерен хисапчы эшенә багышлаган Зөбәйдә Мөбарәкшина да.

Зур Кукмара авылы кызы Зөбәйдә Мөбарәкшинаның балачак хыялы укытучы һөнәре белән бәйле булса да, Казан кооператив техникумын тәмамлап, инде ничә еллар ул саннар дөньясында гизә. Хезмәт юлын баш хисапчы буларак "Союзпечать" ешмасында башлап җибәрә. Беренче юл күрсәтүче остазын әле дә онытмый ул. Роза Әхмәтҗанова турында бары җылы сүзләр генә әйтте, эшкә өйрәнергә ярдәм итте, диде. Ярый ла, хәзер барлык хисаплаулар компьютерда махсус программалар нигезендә башкарыла, ә сез элеккеге счет тактасын күз алдына китерегез! Хәзер инде бу авырлыклар артта калган. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә эшли башлавына да егерме ел вакыт узган. Биредә эшләү дәверендә күпме кешеләр белән аралашырга, проблемаларын уртаклашырга туры килгән аңа.

-Һәрбер оешманың үзенең тәртибе, программасы. Монда миңа Фидания Сәмигуллина бик нык ярдәм итте, үзе киткәнче барысын да аңлатты. Әле хәзер дә аның белән аралашып яшибез. Гомумән, кайда гына эшләсәм дә, гел әйбәт коллектив туры килде. Җитәкчеләр белән дә килешеп эшләдем, - диде ул. -Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен һәрвакыт өйрәнергә, законнарны белергә, сабыр һәм игътибарлы булырга кирәк.

Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Әсхәт Җиһаншин Зөбәйдә Мөбарәкшинаның үз вазыйфасын төгәл үтәвен, эшен намус белән башкаруын югары бәяләде, коллектив белән дә мөнәсәбәтләре яхшы, килешеп эшлиләр, дип фикерен белдерде. Аның сүзләрен раслагандай Зөбәйдә апаның хезмәттәше Фәридә Әхмәтьярова да: "Бергә-бергә егерме ел эшлибез инде. Сүзләр белән түгел, күз карашы белән аңлашабыз", - диде.

Зөбәйдә апаның гаиләсе дә түгәрәк. Тормыш иптәше Илдус абый белән мәктәп елларыннан бер-берсен күзләп, сынап сайлаганнар алар.

-Без Илдус белән сыйныфташлар. Сигез ел очрашып йөреп өйләнештек, Аллага шөкер, егерме сигез ел тату, матур гомер кичерәбез. Ул бик ярдәмчел, барлык эшләрне бергә эшлибез, бер-беребезне хөрмәт итеп яшибез. Ике бала тәрбияләп үстердек. Улым белән киленем минем хыялымны тормышка ашырдылар - алар укытучылар. Ә кызым - хәзерге һөнәремнең дәвамчысы, хисапчы булып эшли. Ул төрле сораулар белән мөрәҗәгать иткәндә аңа булыша алуыма сөенәм. Ә бит кайчандыр минем дә төп ярдәмчем, терәгем әнием Роза булды. Шулай балалар кайта, китә, дип яшибез инде, - диде ул. Гомумән, Зөбәйдә апаның тыйнаклыгына, сабыр һәм салмак кына сөйләшүенә игътибар иттем һәм ирексездән аны укытучы итеп күз алдыма китердем. Бер шигем дә юк, бу һөнәрне сайлаган булса да, шундый ук хөрмәт казанган булыр иде ул. Ә бит Зөбәйдә апа Лубянда яшәгәндә мәктәптә озынайтылган көн төркемендә эшләп алган. Тик барыбер инде күңеленә кереп урнашкан, ияләнгән хисапчы һөнәрен алыштыра алмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk