Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ә йөрәктә һаман бер яра...

Еллар узган саен, канлы вакыйгалар ерагая, истәлекләр тоныклана барса да, әле һаман да "Әфганстан" сүзе газиз уллары таш-кыялар арасында башын салган бик күп аналарның җаннарын тетрәндерә, интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир-егетләребезнең яраларын кузгата.

15 февраль - Әфганстанда һәлак булган интернационалист сугышчыларны искә алу көне уңае белән Кукмара 4нче урта мәктәбендә әфганчы-сугышчылар белән очрашу кичәсе үткәрелде.
Кичәне оештыручы Кукмара 4нче урта мәктәбенең хәрби хәзерлек фәне укытучысы Айрат Шакиров интернациональ сугышчылар белән хәзерге яшь буынны очраштырды. Укучыларга Әфган сугышы турында кинофильм тәкъдим ителде. Биредә ветераннар Рөстәм Кәримов, Игорь Грачев, "Кызыл Йолдыз" ордены кавалерлары Юрий Иванов белән Рәис Абзалов катнашып, укучыларга армия хезмәте турында, сугыш һәм тынычлык хакында сөйләделәр. Кызыклы очрашу җыр-моң белән аралашып барды.
Әфган сугышында Татарстаннан 9570 кеше катнаша, 260 сугышчы һәлак була, 233е инвалид, 546сы яралана, контузия ала. Ә Кукмара районыннан чыгып киткән 130 асыл егетнең дүртесенә - Чишмәбаш авылыннан Тәлгать Әхмәтшинга, Чуллыдан Рәис Ваккасовка, Камышлыдан Шамил Касыймовка һәм Купкадан Наил Латыйповка туган нигезләренә әйләнеп кайту насыйп булмый.
Алар якыннарының күңелендә 18-20 яшьлек булып калды. Әфган сугышыннан исән-сау кайтканнарга да яшәү бик җиңелдән булмый. Инде аларның да саны елдан-ел сирәгәя бара. Әле гомеренең уртасына да җитмәгән 39 ир-егетебезне Әфган яралары иртә, бик иртә безнең арабыздан алып китте.
Әле бик күп еллар янып күмерләнгән чит җирләр, дөрләп янучы танклар, "дошманнар" вәхшилеге егетләрне сискәндереп уятыр. Үлгән, хәбәрсез югалган дусларының тормышка ашыра алмый калган өметләре, эшлисе эшләре, төзеләсе йортлары, туасы балалары хакында уй-хисләре җаннарын кимерер. Әле бик күп еллар мәгънәсез сугыш сәбәпләрен, нәтиҗәләрен аңларга тырышып бәргәләнер алар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X