Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йөрәкләрендә - кояш җылысы

Биек койма-капкалар артында бикләнеп яшәү гадәти күренешкә әйләнеп барса да, күңел капкалары ярдәмгә мохтаҗ һәр затка ачык булган шәфкать ияләре җитәрлек әле бездә. Сүзем социаль хезмәткәрләр турында. Аларның риясыз хезмәте "Барлык нәрсә акчага корылган заманда яшибез" дигән сүзләрнең дөреслеккә туры килмәвен дәлилли. Зур булмаган хезмәт хакына да риза булып, ятимнәрне,...

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район Мәдәният йортында үткәрелгән тантанада, бу игелекле затларны тәбрикләп, бик күп җылы сүзләр яңгырады. Социаль яклау идарәсенә караган "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, "Шәфкать" балаларны һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәге, "Кояшкай" социаль приюты хезмәткәрләре җыелды бирегә. Һәркайсының йөзендә дулкынлану чагылды.Бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар да чакырылган иде. Район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Ә.Сабитова, инвалидлар җәмгыяте рәисе Р.Нигъмәтҗанов, ветераннар советы җитәкчесе М.Мансуров, игелекле гамәлләре белән билгеле эшмәкәр Я.Гарифуллина социаль хезмәткәрләрнең бәйрәм шатлыгын уртаклаштылар. Моңарчы социаль яклау идарәсе белән җитәкчелек итеп, бу өлкәдәге хезмәтнең барлык нечкәлекләрен белгән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары С.Җамалиеваның котлау сүзләрен һәркем йөрәгенә якын кабул иткәндер.
-Сезгә төрле категориядәге, төрле холыклы кешеләрнең күңеленә юл табып эшләргә туры килә, хезмәтегез зур сабырлык сорый. Сез моны аңлап, эшегезне зур җаваплылык тоеп башкарасыз, - диде ул. Идарәнең бүгенге җитәкчесе Л.Каюмова, башка җитәкчеләрнең котлаулары да күңелләрне кузгатты.
Бәйрәм кызыклы концерт программасы, бүләкләүләр белән үрелеп барды. Аеруча нәтиҗәле эш күрсәткән социаль хезмәткәрләр сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнде, аларга Мактау кәгазьләре һәм дипломнар тапшырылды.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
Нүрзия Евдокимова - "Шәфкать" мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе,
Әлфия Хәмитова - "Кояшкай" социаль приюты пешекчесе,
Лена Миннебаева - район социаль яклау идарәсе консультанты.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде:
Асия Сабирҗанова - кадрлар әзерләү һәм тармак үсешенең комплекслы үзәге дәүләт учреждениесе белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk