Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җырчы, иганәче, эшмәкәр Ясирә Гарифуллинаны Кукмара районында белмәүчеләр сирәк

"Кешене акча боза. Бай булган саен саранлана баралар", - дигән сүзләрне еш ишетергә була. Ләкин бу сүзләр Тырыш авылында туып-үскән, бүгенге көндә Кукмарада яшәп, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче, районыбызның иң юмарт иганәчесе Ясирә апа Гарифуллинага һич кенә дә кагылмый. Дусларына, туганнарына гына түгел, чит-ятка да иң беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузучы...

"Кешене акча боза. Бай булган саен саранлана баралар", - дигән сүзләрне еш ишетергә була. Ләкин бу сүзләр Тырыш авылында туып-үскән, бүгенге көндә Кукмарада яшәп, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче, районыбызның иң юмарт иганәчесе Ясирә апа Гарифуллинага һич кенә дә кагылмый. Дусларына, туганнарына гына түгел, чит-ятка да иң беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузучы да, киңәш бирүче дә ул. Тормышта әллә ни зур бәхет югалтмаган, бары кирәкмәгәннәреннән арынып, үзе өчен генә яши башлаган Ясирә апага кызыгып та, сокланып та, көнләшеп тә караучылар да бардыр. Ходай Тәгалә аңа матурлыкны да, мөлаемлылыкны да, уңганлыкны да мул биргән. Һәрвакыт чибәр, сөйкемле, шат күңелле ул. Буй-сыны да, зәвык белән кигән киемнәре дә бик килешә үзенә. Аллаһы Тәгалә аңа матурлык белән беррәттән сынауларны да өеп биргән һәм шуларны җиңеп чыгарлык көчне дә кызганмаган.

Бер минуты да буш булмаган эшмәкәр ханым башкалар кебек гадәти тормыш белән яши. Йортын карый, бакча тота, кош-кортын үстерә, атна саен балалары, оныклары кайтышка мунчасын ягып, мич ризыклары пешерергә дә вакыт таба. Ә кичләрен район Мәдәният йортында узган һәрбер тамаша-бәйрәмнең иганәчесе дә, тамашачысы да ул. Ясирә апаның тагын бер шөгыле бар: ул җырларга ярата. Райондашларыбыз аның җырлавын атна саен пәнҗешәмбе көнне "Кукмара авазы" радиосы аша ишетә һәм шулай ук сәхнәләрдә чыгыш ясавын да көтеп алалар. Тормышта ялгызы гына юл ярып баручы, батыр йөрәкле, ару-талуның ни икәнен белмәгән Ясирә апа өчен иң зур бәхет - үзенең кирәклеген тоеп яшәү. Ирешкән уңышлары үзенең тырышлыгы белән беррәттән, кешеләрнең рәхмәте, хөрмәте нәтиҗәсе. Балалары да бик тәртипле. Олы улы Искәндәр намаз әһеле - биш вакыт намазын калдырмый, ул да мохтаҗларга ярдәм итүне үзенә максат итеп куйган. Күпме авырлыклар кичерсә дә, ныклыгын, сабыр холкын, көчле рухын югалтмаган олы йөрәкле ханымга менә шулар эшләргә теләк, дәрт, яшәргә көч тә бирә. Ә авырлыкларны сабыр гына кичерә белгәннәрне бәхет озак көттерми. Иганәчелек белән шөгыльләнүне инде канына сеңдергән, тышкы матурлыгы белән эчке матурлыгы бик тә тәңгәл килгән, киң күңелле, эчкерсез, гаҗәп кешелекле Ясирә апа үзе дә рәхмәт сүзен ешрак ишетсә иде.

Фәридә ХИСАМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk