Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йөгерү йөрәк авыруларын булдырмый

Йөгерү теләсә нинди физик авырлык кебек үк ябыгырга һәм яшь калырга ярдәм итә. Икенчедән, йөгерү кәефне күтәрә, депрессиягә каршы көрәшә, йөгергәч, кеше үзен яхшы хис итә. Өченчедән, йөгерү йөрәк эшчәнлеген яхшырта, организмның каршы тору көчен артыра. Әмма буыны авыру кешеләргә йөгерергә киңәш ителми. Йөгергәндә буыннарга зыян килергә мөмкин. Ә менә...

Йөгерү теләсә нинди физик авырлык кебек үк ябыгырга һәм яшь калырга ярдәм итә. Икенчедән, йөгерү кәефне күтәрә, депрессиягә каршы көрәшә, йөгергәч, кеше үзен яхшы хис итә. Өченчедән, йөгерү йөрәк эшчәнлеген яхшырта, организмның каршы тору көчен артыра. Әмма буыны авыру кешеләргә йөгерергә киңәш ителми. Йөгергәндә буыннарга зыян килергә мөмкин. Ә менә кеше симерүдән интексә, йөрәк-кан тамырлары системасына бәйле проблемалары булса яки шикәр авыруыннан борчыса, йөгерү файдалы. Йөгерергә уйласаң, әкрен генә йөгерә башларга һәм темпны көн саен арттырырга кирәк.

Йөгерү кагыйдәләре

*Кайчан уңайлы, шул вакытта йөгерегез.

*Йөгерү вакыты 45-60 минут булса яхшы.

*Йөгерә башлаганда кешенең тыны кысылмаска, ул сөйләшә алырга тиеш. Көн саен әкренләп йөгерү тизлеген һәм вакытын арттыру зарур.

*Кеше үзен начар хис итә икән, йөгерү белән атлап баруны чиратлаштырырга мөмкин. Әйтик, ике-өч минут йөгерергә һәм аннары сулыш алу җайга салынганчы атлап барырга һәм янә йөгерергә була.

*Кардиомонитор алып, пульсны контрольдә тоту да зыян итмәс. Кеше 30 минут дәвамында бертуктаусыз йөгерә һәм пульсы 1 минутка 120 мәртәбә тибә икән, бу - яхшы күрсәткеч. Димәк, организмга килгән көчне арттырырга, мәсәлән, тизрәк йөгерергә яки таугайөгереп менәргә була.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=714.1UKK3DIKSOrQ3vktEOgyt0E5I5D-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев