Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язмышны үзгәрткән яшен

Салкын булса да, кышны сагынып көтәм, чөнки ул чакта яшеннәр булмый, дип әйтүчеләр бар.Чыннан да, җирне күкләргә органдай гөрселдәп, ялт-йолт ут камчыларын селтәп килгән гарасатлы яңгырлар курку уята. Табигать көчләре алдында үзеңне көчсез итеп хис итәсең. Фән никадәр алга китсә дә, яшеннең серләре ачылып бетмәгән әле. Шарлы яшеннең хәтта бик...

Салкын булса да, кышны сагынып көтәм, чөнки ул чакта яшеннәр булмый, дип әйтүчеләр бар.Чыннан да, җирне күкләргә органдай гөрселдәп, ялт-йолт ут камчыларын селтәп килгән гарасатлы яңгырлар курку уята. Табигать көчләре алдында үзеңне көчсез итеп хис итәсең. Фән никадәр алга китсә дә, яшеннең серләре ачылып бетмәгән әле. Шарлы яшеннең хәтта бик мәкерле, үчлекле булуы мәгълүм. Аңлы түгелме икән ул, дигән фикерләр яши хәтта. Ун мең градуслы яшен сугып та исән калган яисә һич көтмәгән сәләтләре ачылган кешеләргә исә бөтенләй шаккатмалы.

Беркөн редакциябезгә Кәчимир авылыннан килгән Флера апа Шакировадан ишеткәннәрем дә аптырашка калдырды.

-Район газетасын күп еллардан бирле укыйм. Купон алып килдем әле, моңарчы бер дә җибәргәнем булмады, бәлки, берәр бүләк чыгып куяр,- диде ул, оялчан гына елмаеп.

Мин дә сүзгә кушылып, тормыш-көнкүреше турында бераз сораштым.

-Ике улым бар, берсе янымда яши. Ә ирем Рәис инде 1987 елда ук вафат булды,- диде ул.

-Авырыпмы?- дим.

-Минемчә, яшен сәбәпче булды аның үлеменә.Якутиядә яшәп кайткан чакларыбыз иде. Рәис ПМК-25 оешмасына шофер булып урнашты. Нык басып йөри торган, таза-сау ир иде ул. Бервакыт эштән соң, кичке сәгать дүртләрдә, машинасына утырып, басу буйлап өйгә кайтып килүе булган. Яңгыр болытлары якынлашканын күреп, бик ашыккан. Урак өсте иде бу. Кинәт якын-тирәдә чатырдап яшен яшьнәгән һәм урылган арыш теземнәренә ут капкан. Моны күреп, ирем битараф калмаган: машинасыннан тиз генә сикереп төшкән дә, ялкыннарны таптый-таптый сүндерергә керешкән. Менә шуннан соң ни булгандыр: аякларын чак сөйрәп, аксаклый-аксаклый килеп утырган машинасына.

-Пешмәгәндер бит?

-Юк, бернинди янган, яраланган эзләре юк иде, тик аяклары тыңламый башлаган. Хәленең җитди булуын аңлап, ирем машинасы белән авыл башында яшәүче Шамил абыйсы янына тукталган. Абыйсы аны шунда ук Кукмара дәваханәсенә алып киткән. Мин ул вакытта көнкүреш комбинатында тегүче булып эшли идем. Өйгә кайтырга дип, тукталышта автобус көтеп торуым шулай. Күрәм, иремнең машинасы килә, тик руль артында үзе түгел, абыйсы. Туктатып, мине утырттылар да, дәваханәгә киттек. Анда Рәис берничә ай ятып дәваланды, төгәл диагноз куя алмыйча, иремне Казанга җибәрделәр. Башкала хирурглары аның аягына сигез сәгатьтән артык катлаулы операция ясадылар. Өйгә үз аяклары белән кайткач, бик сөендек инде. Тик шатлыгыбыз озакка сузылмады: иремә инсульт булды. Биш ел буе урын өстендә ятты ул. Сызланды, әлбәттә. Дәваланулар, массажларның да нәтиҗәсе булмады: кабат аякка баса алмады. Нибары 54 яшендә дөньядан китеп барды. Яшен утын сүндергәннән соң аякларын туфрак белән күмеп торырга кирәк булган, дип соңлап киңәш бирүчеләр булды. Кем белгән инде... Тәкъдире шундый булган, күрәсең, иремнең. Себер стажы белән пенсиягә чыгарга бер елы гына калган иде, югыйсә. Якутия котыпларында эшләп, лаеклы ял итәргә, пенсиясенең рәхәтен күрергә язмаган.

фото: http://megaobzor.com/newsnew-11440.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk