Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Яшьләр-онлайн" тапшыруын алып баручы Венера Иванова ник имиджын үзгәрткән?

«Яшьләр-онлайн» тап­шыруының алып баручысы Венера Иванова шушы арада яңа образда күренде. Бил тиңеннән үк булмаса да, шактый озын, матур чәчен «карэ» итеп кистергән ул. - Статистикага карасаң, көз аенда туганнар депрессиягә сирәк бирешә. Мин дә көз кызы бит. Чәч кистерүне депрессия дип уйларга кирәкми. Бер генә урында утырырга, бер төрле...

«Яшьләр-онлайн» тап­шыруының алып баручысы Венера Иванова шушы арада яңа образда күренде. Бил тиңеннән үк булмаса да, шактый озын, матур чәчен «карэ» итеп кистергән ул.

- Статистикага карасаң, көз аенда туганнар депрессиягә сирәк бирешә. Мин дә көз кызы бит. Чәч кистерүне депрессия дип уйларга кирәкми. Бер генә урында утырырга, бер төрле генә булырга яратмыйм, гел үзгәреп торасы килә. Экспериментлар яратам, - ди Венера.

- Абау, Венера, нишләдең? - дип әйтүчеләр булдымы?

- Булмаган кая?! Нишләттең? Жәлләмәдеңме? Ник кистердең кебек сорау­лар, көнгә чыккач, яңгыр булып ява.

- Моңа кадәр шулай кыска итеп кистергәнең бар идеме?

- 9 нчы сыйныфка ка­дәр гел кыска чәч белән йөрдем. Аннан соң очларын гына кистереп тордым. Ике‑өч ел элек шулай үзгәреп алган идем.

- Чәч кистергәч, акыл да кыскара, көз кистергән чәч озак үсә дигән сүзләргә ничек карыйсың?

- Акыл кыскарса, әйбәттер инде ул. Шул киселгән чәч белән начар уйлар, баштан кирәкмәгән әйберләр чыгып китсә, мин шат кына. Ырым-шырымнарга ышанмыйм, һәр эшне «бисмилла» әйтеп башлыйм. Бөтенесен уйлап торсаң... Эфирда ничек күренермен, кеше ни уйлар кебек сораулар белән үз-үземне «ашамадым». Озак уйлансаң, киселми дә кала бит әле ул.

- Кызлар күп очракта тышкы кыяфәтне үзгәртер алдыннан кемгәдер кызыга бит...

- Дөресен генә әйткәндә, әнием этәргеч булды. «Гел бертөрле йөрисең, һич булмаса, чәчеңне үреп булса да куй», - дип, ул әйтте. Чыннан да, тирә‑якка күз салсаң, бөтен кызда бер төрле прическа, бөтенесе бер төрле. Әнинең фотоларын карарга яратам. Ул гел үзгәреп торган. Әле бер прическа, әле икенчесе. Мин дә аның кебек үк экспериментлар яратам.

- Венера Ивановадан тышкы кыяфәтен үзгәртү буенча тагын нинди эксперимент көтәргә?

- Вакыт күрсәтер, уйлап эшли торган әйбер түгел бит. Холкым шундый.

Шәһри Казан
№ --- | 06.11.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X