Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янил урта мәктәбендә очрашу булды

Янил урта мәктәбен 40 ел элек тәмамлаган укучыларның июнь ахырында очрашуы булды. Очрашуны Наил Кашипов һәм Ясирә Садыйковалар оештырды. Һәрберебезнең телефон номерын табып шалтыраттылар, хәбәр бирделәр. Мин үзем бу очрашуны зур түземсезлек белән көтеп алдым. Күңелдә дулкынлану, сагыну хисләре. Бер-беребезне таный алырбызмы? Кемнәр килер? Үзгәргәннәрме? Мин дусларымны күрүгә, мәктәп елларына...

Янил урта мәктәбен 40 ел элек тәмамлаган укучыларның июнь ахырында очрашуы булды. Очрашуны Наил Кашипов һәм Ясирә Садыйковалар оештырды. Һәрберебезнең телефон номерын табып шалтыраттылар, хәбәр бирделәр. Мин үзем бу очрашуны зур түземсезлек белән көтеп алдым. Күңелдә дулкынлану, сагыну хисләре. Бер-беребезне таный алырбызмы? Кемнәр килер? Үзгәргәннәрме? Мин дусларымны күрүгә, мәктәп елларына кайткандай булдым. Ә бу вакытлар кеше гомерендәге иң рәхәт, иң күңелле мизгелләре бит. 40 елдан соң бер-беребезне шулай сагынып очрашырбыз дип кем уйлаган. Үткән 40 ел гомер барыбызда да сизелә: чәчләр агарган, маңгайлар сырланган, ә күңел - 18дә.
Очрашуыбыз зур бәйрәмгә әйләнде. Укыган мәктәбебезне, сыйныф җитәкчеләребез Роза Галиева, Дилбәр Мөхәрләмовалар, укыткан укытучыларыбызны, килмәгән сыйныфташларыбызны искә төшердек. Һәрберебез үзе турында сөйләде. Мин үзем Алабуга шәһәрендә яшим, укытучы булып эшлим. Бүгенге көндә дә мәктәп тормышында кайныйм, ләкин укучы түгел. Бәлки шуңа күрә минем өчен бигрәк тә күңелле, дулкынландыргыч та, шатлыклы да, моңсу да булды бу очрашу.
Укыган вакытта булган төрле вакыйгалар да хәтердә яңарды. Авылларда концертлар куеп йөреп, җыелган акчага су юлы буйлап сәяхәтебез әле дә күңелләрдә саклана.
Кәрим Шәрәфиев, Фәргать Бәшәров һәм Илсун Фазлыевлар үзләренең исләрендә калган күңелле хәлләрне сөйләп көлдерделәр.
Ә Балыклы авылыннан Рамазан Гарәпшин кич буе гармунда уйнап, үзе җырлады. Бу бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Өстәл артында ашап-эчеп кенә утырмадык, рәхәтләнеп биедек, җырладык. Әйтерсең безнең яшь чаклар, үзебезгә ничә яшь икәнен дә оныттык.
Очрашу вакыты сизелми дә үтеп китте. Сагынып карарга фотолар гына калды.

фото http://21school.info/news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk