14 август 2014 яңалыклары
-
Туембаш авылы балалар бакчасына нигез ташы салынды (+фото)
Җәй айлары районыбызда күңелле, матур, шул ук вакытта социаль яктан әһәмиятле вакыйгалар белән үтеп бара. Бүген дә шундый мөһим чараларның берсе Туембаш авылында булды. Район башлыгы һәм башка җитәкчеләр, авыл халкы, килгән кунаклар катнашында киләсе елда төзеләчәк балалар бакчасына беренче нигез ташы салынды. -Бүгенге көндә Зур Сәрдек, Аш-Буҗи авылларында, бистәбезнең...
-
Батып үлгән улы янына кайтучы ана юл һәлакәтенә очраган (+фото)
9 август 16 сәгать 25 минутта Саба районында, Саба - Теләче автоюлында юл-транспорт һәлакәте булды. Ике җиңел автомобильнең бәрелешүе нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күрде. Бөтен зыян күргән кешеләрне: уртача авыр хәлдәге 5 кешене Саба ашыгыч ярдәме бригадасы, авыр хәлдәге бер зыян күргән хатынны Республика һәлакәт медицинасы үзәгенең бригадасы республика клиник...
-
Ярдәмегез өчен рәхмәт
Кечкенә кызыбыз Илгинәне Кытайга дәваланырга алып бару өчен матди ярдәм күрсәтүләрен сорап, "Хезмәт даны" газетасы аша райондашларга мөрәҗәгать иткән идек. Әйләнә-тирәбездә игелекле, ярдәмчел кешеләр булуына тагын бер кат инандык: хәлебезне аңлап, бик күпләр ярдәм кулы суздылар. Матди һәм рухи булышлык күрсәтүләре өчен туганнарыбызга, дусларыбызга, авылдашларга, Мәмәшир, Аш-Буҗи авылы һәм Нократ...
-
Янил урта мәктәбендә очрашу булды
Янил урта мәктәбен 40 ел элек тәмамлаган укучыларның июнь ахырында очрашуы булды. Очрашуны Наил Кашипов һәм Ясирә Садыйковалар оештырды. Һәрберебезнең телефон номерын табып шалтыраттылар, хәбәр бирделәр. Мин үзем бу очрашуны зур түземсезлек белән көтеп алдым. Күңелдә дулкынлану, сагыну хисләре. Бер-беребезне таный алырбызмы? Кемнәр килер? Үзгәргәннәрме? Мин дусларымны күрүгә, мәктәп елларына...
-
"Кабатланмас мизгел" фотолар бәйгесе бара
"Кабатланмас мизгел" фотолар бәйгесенә Валентина Борисова үзенең иҗат җимешләрен алып килгән.