Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ядегәр авылы мәчетендә Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көне билгеләп үтелде.

Иң элек намаз укылды. Пәйгамбәребезнең күркәм сыйфатлары, изге гамәлләре турында, Гаяз хәзрәттән тыш, күрше мәхәллә имамнары, мәчет каршындагы мәдрәсә мөгаллимәсе Разыя һәм намаз карчыгы Нәфига ханымнар, Мамадышта дин сабагы бирүче авылдашыбыз Рөстәм хәзрәт мавыктыргыч итеп, "тәмләп" сөйләделәр. Мөхәммәт галәйһиссәләмгә багышланган шигырьләр укылды, пәйгамбәребез һәм дин тормышына кагылышлы сораулардан торган викторина...

Иң элек намаз укылды. Пәйгамбәребезнең күркәм сыйфатлары, изге гамәлләре турында, Гаяз хәзрәттән тыш, күрше мәхәллә имамнары, мәчет каршындагы мәдрәсә мөгаллимәсе Разыя һәм намаз карчыгы Нәфига ханымнар, Мамадышта дин сабагы бирүче авылдашыбыз Рөстәм хәзрәт мавыктыргыч итеп, "тәмләп" сөйләделәр. Мөхәммәт галәйһиссәләмгә багышланган шигырьләр укылды, пәйгамбәребез һәм дин тормышына кагылышлы сораулардан торган викторина бик күңелле булды: дөрес җавап бирүчеләрнең берсе дә бүләксез калмады. Соңыннан кунаклар мәхәллә әһелләре көче белән әзерләнгән чәй табыны артына җыелып, мөгаллимә буларак күп еллар хезмәт куйган Вәсилә ханым пешергән бәлешләр белән нигъмәтләнде. Мәчеткә килгән һәркемгә сәдака итеп чәйләр өләшенде. Бу кичәнең һәркем күңелендә якты истәлек булып калуы шиксез.

Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Әминов мондый кичәләрнең Тарлау, Югары һәм Түбән Шәмәрдән авылларында үткәнлеген канәгатьлек хисе белән искә алды.

Гаяз хәзрәт:

-Мин "Ник мәчеткә йөрмисез?" дип халыкны орыша алмыйм, табигатем андый түгел, әмма мәчеткә йөрсәгез, үкенмәссез, - диде.

Әйе, пәйгамбәребез тәгълиматен җанга якын итеп кабул итүчеләр саны Ядегәр авылында арта бара. Сабыйларның, яшьләрнең, өлкән буын вәкилләренең матур, нурлы мәчеттә алма төшәр урын калмастай булып җыйналулары шуны раслый.

Азат Сабитов

фото: http://www.halalcenterrussia.ru/novosti/pozdravljaem-s-maulid-an-nabi/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk