Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәй - төзелешләр чоры

Районыбызда 68 урында төзелеш эшләре бара. Максатчан дәүләт программалары кысаларында йортлар, социаль-көнкүреш, хуҗалык объектлары сафка баса, булганнары төзекләндерелә, яңартыла.

Поселокның Гафиятуллин урамында күпкатлы йортлардан үзенә бер микрорайон калкып килә. Ветераннар өчен яңа салынган 18 фатирлы йорт куллануга тапшырылырга әзер, хуҗаларын көтә. Тагын бер 18 фатирлы йортта эш кайный, ПМК-90 оешмасы төзүчеләре инде стенасының беренче катын өеп бетереп киләләр. Мамадыш районының Илфат Хаҗиев җитәкләгән "Стройсервис" оешмасы да ветераннар өчен салына торган 18 фатирлы һәм социаль ипотека программасы кысаларында сафка басучы 40 фатирлы йорт төзелешенә керешкән.
Башка урыннарда да төзелеш-ремонт эшләре дәвам итә. Күпфатирлы йортлар төзекләндерелә, Оштырма-Юмья, Кукмара 3нче урта мәктәпләре ремонтланып, укыту өчен уңай шартлар булдырыла. Быел Березняк, Мәмәшир авылларында балалар бакчаларын урта мәктәп бинасына урнаштыру күздә тотыла, бу эшләрне сентябрьгә кадәр төгәлләү бурычы тора. Олыязда яңа мәктәп төзелә. Вахиттә яңа мәдәният йорты тиздән үз тамашачыларын кабул итәр. Быел шулай ук Урта Комарда авыл клубын куллануга тапшырырга ниятлиләр. Республика программасы буенча яңа ФАПлар төзү, булганнарына реконструкция ясау да авыл халкы өчен уңайлыклар тудырыр. Яңа урамнарга газ кертү, юлларны ремонтлау кебек зур чыгымлы хезмәт тә социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән.
Дүшәмбе көнне район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин шушы эшләрне башкаручы оешма җитәкчеләрен Гафиятуллин урамындагы төзелеш мәйданына җыйды.
-Җәй - төзелеш өчен иң кулай чор. Аның да бер ае үтеп китте. Санаулы көннәр тиз узар. Июль, август, сентябрь айларында уңай һава торышыннан файдаланып, төзелеш эшләренең төп өлешен төгәлләү өчен тырышырга кирәк. Билгеләнгән графикка сыешу гына түгел, башкарылган хезмәтнең сыйфатлы булуы да мөһим. Чөнки барысы да халык өчен эшләнә. Сафка баскан объектларның тирә-юнен дә төзекләндерү таләп ителә. Һәм, әлбәттә, төзелеш барышында хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләренең төгәл үтәлүе беренче планда торырга тиеш. Кеше гомере теләсә нинди кыйммәтләрдән дә өстен, - диде ул, һәр оешма җитәкчесе белән башкарылган эшләр турында сөйләшкәннән соң.
Торак йортмы ул, социаль-көнкүреш объектмы - сыйфатлы итеп төзелсен һәм халыкка озак еллар хезмәт итәрлек булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk