Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урман шөһбә уята

Үткән гасырның 50-60 елларында тирән чокырлар читенә, тау битләренә нарат агачлары утырттылар. Алар рәт-рәт булып, матур гына үсеп киттеләр. Хәзер шуларның орлыклары, җил һәм кош-кортлар аша тирә-якка таралып, шытып чыга башлады. Тау битләрендә елдан-ел нарат агачлары арта. Каршыбыздагы тау читендә - бакчадан 100 метр арада урман үсеп килә. Бер караганда,...

Үткән гасырның 50-60 елларында тирән чокырлар читенә, тау битләренә нарат агачлары утырттылар. Алар рәт-рәт булып, матур гына үсеп киттеләр. Хәзер шуларның орлыклары, җил һәм кош-кортлар аша тирә-якка таралып, шытып чыга башлады. Тау битләрендә елдан-ел нарат агачлары арта. Каршыбыздагы тау читендә - бакчадан 100 метр арада урман үсеп килә. Бер караганда, үзе бер манзара: матур яшеллек, тирәләрендә гөмбәләр дә күренә. Бу күренешнең икенче ягы да бар. Дистә еллардан агачлар үсеп җитеп, авыл кешеләрендә шөбһә тудырырга мөмкиннәр. Моңа нигез бар.

2010 елның 22 апреле, коры көн. Су буенда уйнап йөрүче балалар каршыбыздагы Акбур чокыры янында кипкән коры үләнгә шырпы сызып ташлыйлар. Ялкын тау башына, посадкага, чокыр эченә күчә. Берничә минут эчендә ул тау башын, чокыр әйләнәсен чолгап алып, кара күмергә әйләндерде. Бакча башыннан 200 метр ераклыктагы наратлык та яна башлады. Минем йөрәгем белән нык авырган вакытым иде бу. 1991 елны егерме йортны юк иткән янгыннарны күз алдыма китереп, бер адым да атлый алмыйча, бакча рәшәткәсенә тотынып, тау башындагы гарасатка карап катып калдым. Байтак вакыт узды кебек, һәрхәлдә минем өчен бик озак кебек тоелды, ул тирәдә һаман бер кеше дә күренмәде. Наратлыкны ут алды. Алланың рәхмәте белән җил күтәрелмәде, янгын машинасы да менеп җитте. Бик зурга җәелдермичә, утны сүндерделәр. Шуннан чыгып әйтәм: ылыслы урман авыл тирәсенә якын булмасын иде. Бу үсеп килә торган урман белән нәрсә дә булса эшләргә кирәк инде. Рөхсәтсез кагыла алмыйбыз бит.

Мансур ХӘСӘНОВ, Тат.Тулба авылы

фото: http://allday2.com/index.php?newsid=335896

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk