Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үткәннәргә битараф булмыйк

Мин тарихи истәлекләргә, һәйкәлләргә, туган ягыбыз табигатенә битараф түгел. Тарихи Болгарга багышланган кечкенә генә китапны кызыксынып укыдым, анда археологик казылмалар нәтиҗәсендә ачыкланган шәһри Болгарның тулы схемасы күрсәтелгән. Тагын бер кызыклы мәгълүмат бирелгән: 1722 елда Петр патша Болгарның тарихи истәлекләре белән танышкач, аны саклау турында фәрман бирә. Әмма үткәннәребезгә битарафлык нәтиҗәсендә...

Мин тарихи истәлекләргә, һәйкәлләргә, туган ягыбыз табигатенә битараф түгел. Тарихи Болгарга багышланган кечкенә генә китапны кызыксынып укыдым, анда археологик казылмалар нәтиҗәсендә ачыкланган шәһри Болгарның тулы схемасы күрсәтелгән. Тагын бер кызыклы мәгълүмат бирелгән: 1722 елда Петр патша Болгарның тарихи истәлекләре белән танышкач, аны саклау турында фәрман бирә. Әмма үткәннәребезгә битарафлык нәтиҗәсендә шәһәр стенасының җимерелгән ташларын җирле халык кирәк-яракка ташып бетерә. Республикабызның беренче президенты Минтимер Шәймиев тырышлыгы, бөтен халык ярдәме белән шәһри Болгарны яңарту буенча зур эш башкарылды һәм ул ЮНЕСКО исемлегенә кертелде. Борынгы тарихи истәлекләребезне карарга чит илләрдән туристлар килеп тора. Пенсиям бик кечкенә булса да, үзем дә Болгар белән Зөядәге тарихи һәйкәлләрне күреп кайтырга җыенам.

Әмма мине шул борчый: үзебездәге тарихи, мәдәни урыннарга реклама ясау оештырылмаган. Чит илләрдәге туристлык үзәкләренә ясалган рекламалардан башлар әйләнә, анда ял итү өчен тудырылган шартларны тәфсилләп аңлаталар, кызыгып та куясың. Ә чит төбәкләрдә яшәүчеләрне тарихи һәйкәлләребез белән кызыксындыру юк дәрәҗәсендә. Яшьләрдә үткәннәргә кызыксыну, хөрмәт хисе тәрбияләргә кирәк. Болай да бит тарихи хәзинәләргә карата битарафлык көчле. Шуңа да, бәлки, үз республикабыз халкына изге урыннарга сәяхәт кылу өчен ташламалар булдырырга кирәктер.

Нәкыйп КӘРИМУЛЛИН, Кукмара поселогы

фото: https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxbnVQeWh5WF9KT19zYVBnX19ra1ZIMjAzNlhNZVdfd1RZRk5abWxpU2lFVldFaTdfXy1SM29Fd0lfaWs1NzFtdXJUOVV3TmU5WS1QZWYyd3pLNUgyUE9XOGE4V0VhWHBlQQ&b64e=2&sign=72f9d62ff785e88503b7c6d810f610fb&keyno=0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X