Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтисе, я әнисе вафат булган балага пенсия түләнә

-Өч ел элек, әтием вафат булганнан соң, миңа пенсия билгеләделәр. Мәктәпне тәмамлагач, мин югары уку йортының көндезге бүлегенә укырга кердем. Хәзер 2нче курста белем алам. Минем 1 елга чит илгә чыгып уку мөмкинлегем бар, ә моның өчен күпмедер акча кирәк. Минем үз белгечлегем буенча эшләп, акча табарга җаем бар. Бу...

-Өч ел элек, әтием вафат булганнан соң, миңа пенсия билгеләделәр. Мәктәпне тәмамлагач, мин югары уку йортының көндезге бүлегенә укырга кердем. Хәзер 2нче курста белем алам. Минем 1 елга чит илгә чыгып уку мөмкинлегем бар, ә моның өчен күпмедер акча кирәк. Минем үз белгечлегем буенча эшләп, акча табарга җаем бар. Бу очракта миңа пенсия туктатылмыймы?

ИВАНОВ, Кукмара поселогы

Бу сорауга район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Әлфинур Сабитова җавап бирә:

-Әти-әни вафат булган очракта балага пенсия 18 яшькә, көндезге бүлектә укыган чакта 23 яшькә кадәр түләнә. Әгәр уку өчен юллама сезгә халыкара килешү буенча бирелгән булса, пенсиягез сез чит илгә чыгып укыганда да сакланачак. Мондый пенсия студент югары уку йортыннан чыгарылганда һәм читтән торып укуга күчкән очракта гына туктатыла. Әгәр студент көндезге бүлектә укуын дәвам итә икән, өйләнү, кияүгә чыгу яки эшкә урнашу пенсия туктатылуга сәбәп була алмый.

Әмма шуны искәртәбез: мондый пенсияләрне пенсионерның яшәү минимумына (5912) җиткерү өчен федераль бюджеттан өстәмә социаль түләү каралган. Мәсәлән, пенсия күләме 3912 сум икән, аңа 2000 сум өстәмә бирелә. Чит илгә чыкканда, эшкә урнашкан очракта әлеге өстәмә түләү туктатыла. Сез бу хакта Пенсия фонды идарәсенә хәбәр итәргә тиеш. Эш бирүчегезнең Пенсия фондына тапшырган мәгълүматлары аша сезнең эшләү факты безгә мәгълүм булачак һәм өстәмә түләүләрне кайтарып алырга туры киләчәк. Мондый күңелсез хәл килеп чыкмасын өчен законга нигезләнеп эш итәргә кирәк.

фото: http://www.35media.ru/news/2012/08/16/15-tysyach-detej-na-vologodchine-poluchayut-pensii-po-sluchayu-poteri-kormilca/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk