Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түбән Өскебаш мәктәбендә рус теле фәненнән белем биргән укытучым Сәкинә апа Җәләлиевага рәхмәтем зур

Һәр кешенең үз Ватаны, тормышка юллама биргән мәктәбе, рәхмәт хисләре белән олылап искә ала торган укытучысы була. Түбән Өскебаш урта мәктәбендә балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем биргән укытучым Сәкинә апа Җәләлиеваны мин дә һәрвакыт үземә өлге итеп куям. Мәктәпне тәмамлаганга 20 ел вакыт узса да, мөгаллимә минем күңелемдә һаман...

Һәр кешенең үз Ватаны, тормышка юллама биргән мәктәбе, рәхмәт хисләре белән олылап искә ала торган укытучысы була. Түбән Өскебаш урта мәктәбендә балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем биргән укытучым Сәкинә апа Җәләлиеваны мин дә һәрвакыт үземә өлге итеп куям.

Мәктәпне тәмамлаганга 20 ел вакыт узса да, мөгаллимә минем күңелемдә һаман ачык йөзле, аралашучан, тирән белемле, мөлаем булып саклана. Алабуга педагогия училищесының физика-математика факультетын тәмамлаган Сәкинә апа юллама белән Иске Оча урта мәктәбенә эшкә җибәрелә, анда рус теленнән белем бирә.

-Укучыларымны бик яраттым, хәтта җәйге каникуллар вакытында да сагына, алар белән аралашасым килә иде, - ди ул. - Балаларда рус теле һәм әдәбиятына мәхәббәт уята алуым минем өчен зур бәхет булды.

Үзенең хезмәт юлын Сәкинә апа Түбән Өскебаш мәктәбендә дәвам итә. Укытучымның русча әдәби телдә сөйләшүен, шигырьләр укуын гади дәресләр генә түгел, ә безне алдагы тормышыбызга әзерләве булганын мин мәктәптә эшли башлагач кына аңладым. Сәкинә апа традицион дәресләр генә бирмәде: без карточкалар ясый, үзебезне укытучы ролендә сынап, иптәшләребезгә рус телендә диктантлар яздырып та карый идек. Бу алымнарны мин дә үз укучыларымда сынап карыйм, нәтиҗәсе дә юк түгел.

Укытучым кул эшләренә дә бик оста. Аның бәйләгән кофталары, урындык япмалары, чиккән мендәр тышлары күз явын алырлык!

Сәкинә апа гаиләсендә дә үрнәк әни. Гомер буе мәктәптә укытучы булып эшләгән тормыш иптәше Рифат абый белән бер кыз, ике ул тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Алия бүгенге көндә Кәчимир авылында, уллары Әлфир Казанда яши. Әлмир исә гаиләсе белән Кукмарада төпләнде.

-Лаеклы ялда булсак та, эшсез тормыйбыз. Балаларга ярдәм итәсе бар. Шуңа күрә фермер хуҗалыгы алып барабыз, - дип елмая укытучым. - Үзебезнең чәчү басуларыбыз бар, терлекләр тотабыз. Тигезлек булганда, авырмасаң барысына да өлгерәсең икән ул...

Фәймә МИХАЙЛОВА, Түбән Үрәс авылы

фото: http://privetpeople.ru/index/otkrytki_dlja_uchitelej/0-1002

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk