Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шикаятьләр игътибарсыз калмый, ди Айрат Минегалиев

Безнең якташларыбыз нинди генә өлкәләрдә эшләмиләр. Кайда гына яшәсәләр, хезмәт куйсалар да без аларны горурланып искә алабыз. Адай авылыннан юстиция полковнигы Айрат Минегалиев бүгенге көндә Россия Федерациясе тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең гражданнарны кабул итү бүлегенең өлкән инспекторы булып эшли. Республика тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин приказы нигезендә...

Безнең якташларыбыз нинди генә өлкәләрдә эшләмиләр. Кайда гына яшәсәләр, хезмәт куйсалар да без аларны горурланып искә алабыз. Адай авылыннан юстиция полковнигы Айрат Минегалиев бүгенге көндә Россия Федерациясе тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең гражданнарны кабул итү бүлегенең өлкән инспекторы булып эшли. Республика тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин приказы нигезендә II дәрәҗә "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнә. Көн саен ил-көн мәшәкатьләре белән якыннан танышырга туры килә аңа. Ярдәм сорап кемнәр генә мөрәҗәгать итми. Ә бүген, киресенчә, без аның хәлен белешергә булдык.
-Айрат Нургалиевич, хәлләрегез ничек? Тормышыгыздагы нинди яңалыклар белән уртаклашыр идегез?
-Кызыксынуыгыз өчен рәхмәт, гаилә, якыннарың сау-сәламәт булганда, шөкер итеп яшәргә кирәк. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә гомер кичерәбез. Соңгы вакытларда йорт җиткерү эшенә керештек. Халык сүзләренә туры китереп, агач утырту, ул үстерү, йорт салуны бурыч итеп саныйм. Аллага шөкер, улым исән-сау үсеп килә, Зур Сәрдектә укыган чагында тау битләренә агачлар да күп утырттык...
Тормыш иптәшем Гүзәл декрет ялында. Әле күптән түгел генә кечкенә сөенечебез - өченче балабыз дөньяга аваз салды. Аңа Таңсылу дип бик матур исем куштык. Олы кызыбыз Айсылу белән уртанчы улыбыз Айзат - әниләренең төп ярдәмчеләре. Шулай ишле, матур гаилә булып гомер кичерәбез.
Туган авылым Адайга да атна саен диярлек кайтабыз. Әти-әнинең хәлләрен белешеп, ярдәм итеп киләбез.
-Сез хезмәт юлыгызны районыбызда тикшерүче буларак башлап җибәрдегез. Беренче чирканчыкны да биредә алдыгыз. Күңелегездә калган берәр вакыйгага тукталыйк әле.
-Читтән торып укырга кереп, яңа эшли башлаган вакытлар иде. Дөресен әйткәндә, мәктәп бетергән яшь-җилкенчәк егет. Шул елларны мәктәптә бергә укыган сыйныфташымны пычак кадап үтерделәр. Танышым булгангамы, әлеге җинаятьне тикшерү бик авыр булды. Суд медицинасы экспертизасында катнашу да күңелдә авыр тойгылар калдырган иде. Гомумән, тикшерү - кроссворд чишүгә тиң, һәрбер нечкәлеккә игътибар итәргә, барлык вариантларны аерым эшкәртергә, салкын караш белән эш итәргә кирәк.
-Бүгенге эшегез нидән гыйбарәт? -Гади тел белән әйтсәк, халыктан килгән шикаятьләрне тикшерәбез, авыр хәлдә калган, кемгә барып ярдәм сорарга белмәгән кешеләргә юл күрсәтәбез. Кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә икәнен аңлатабыз, документларны дөрес итеп тутырырга булышабыз. Кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртып, дәүләт тарафыннан шундый мөмкинлекләр, шартлар тудырылган. Аерым очракларда кайбер мәсьәләләрне үзебезгә дә хәл итәргә туры килә. Районнардагы тикшерү бүлекләре белән эшлибез, җинаять эшләре дөрес караламы, шуны тикшерәбез. Шулай ук җинаять эшләрен тикшерү буенча тикшерү идарәсенең җитәкчесе Павел Николаевның да шәхси кабул итү эшен оештырам.
-Мөрәҗәгатьләрнең, шикаятьләрнең күбесе нинди өлкәләргә карый, халыкны ниләр борчый?
-Хәзерге вакытта мошенниклар тарафыннан зыян күрүчеләр күп. Кешеләр бер проблемадан котылам дип, ялгыш юлга кереп китәләр, алдалау юлы белән акча үзләштерүчеләр моннан җиңел файдаланалар. Ялган риэлторлар, телефон аша кеше алдалаучылар күбәйде. Җир буенча да шактый гына шикаятьләр килә. Табибларның да хезмәтләренә салкын карашы халыкта ризасызлыклар тудыра.
Кешеләргә әйтергә теләгән фикерем шул: кырын эш кырык елдан соң да беленә, ди. Һәрбер гамәлең өчен җавап бирәсе. Бер-беребезгә карата игътибарлырак, мәрхәмәтлерәк булыйк. Кеше сүзенә ышанып нәрсә дә булса эшләгәнче, мәгълүматның дөреслеген тикшерергә онытмагыз. проблемаларны чишүгә караганда булдырмый калу яхшырак.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk