15 декабрь 2014 яңалыклары
-
Бер ир белән малае боз астына киткән
Prokazan.ru сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, Казаннан ерак түгел Старое Победилово поселогы тирәсендә, Идел елгасы аша кар чанасы (снегоход) белән барганда бер ир малае белән боз астына киткән. Ярдан 30 метр эчкәре булган бу хәл. Бәхеткә каршы, бер балыкчы аларны күреп, ярдәмгә килгән: бозлы судан тартып чыгарган. Батучыларның икесе дә исән...
-
Кукмарабызда кардан сыннар ясый башладылар
Быелгы кыш гадәттән тыш суык булачак, дип куркытканнар иде, әлегә табигатьтә киресе күзәтелә. Машина юлларында җебегән кар март аен хәтерләтә.Синоптиклар хәбәр итүенчә, иртәгә көндез минус 2 градус булса, чәршәмбе көнне 10 градуска кадәр суытып ала анысы, тик пәнҗешәмбе көнне һава температурасы кабат минус 2гә кала. Ә җомга көнне көндез 0...
-
“Кукмара итекләре” конкурсына егермедән артык иҗат эше килгән
"Кукмара итекләре" конкурсына егермегә якын автордан шигырь һәм язмалар алынды. Җиңүчеләр газетаның Яңа ел санында игълан ителәчәк. Аларга бүләкләр гыйнвар аенда Нормабаш авылында үтәчәк "Киез итек" бәйрәмендә тапшырылачак. фото http://ilfatey93.livejournal.com/6013.html
-
Район мәдәният йортында керәшеннәрнең җыр фестивале була
Иртәгә, 16 декабрьдә район Мәдәният йортында керәшен халык җырларын башкаручыларның "Туым-җондозы" дип аталган 7нче зона конкурс-фестивале була. Керү ирекле. Башлана 11 сәгатьтә. Рәхим итегез! фото http://ipad.intertat.ru/tt/din-tt/itemlist/date/2013/1/24.html
-
Терроризмга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде
Терроризмга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Көн тәртибендә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерлек һәм аларны үткәрү чорында җәмәгать куркынычсызлыгын көчәйтәү, террористлык актларын кисәтү, район территориясендә террористлык күренешләренә каршы көрәш юнәлешендә район комиссиясенең эшчәнлеге йомгаклары, районда потенциаль куркыныч, тормыш өчен беренче 16 кирәкле объектларның исемлеген раслау, 2015 елга план...
-
Өр-яңа акция! "Кыш бабай бүләге"
Игътибар! Өр-яңа акция! "Хезмәт даны" газетасы редакциясе 11-20 декабрь көннәрендә барлык почта бүлекчәләрендә, редакциядә яки почтальоннар аша район газетасына язылучылар арасында термос-чәйнек (термопот) уйната. Шушы көннәрдә газетага язылып, квитанцияләрен 26 декабрьгә кадәр редакциягә алып килеп күрсәтергә яки аның күчермәсен почта аша юлларга кирәк. Отыш иясе 29 декабрьдә ачыкланачак. Әлеге акциянең...
-
Югары Шөн фермасында семинар-киңәшмә булды (+фото)
"Тукай" агрофирмасының "Гигант" бүлекчәсе базасында район семинар-киңәшмәсе булып үтте. Күмәк хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, авыл җирлеге башлыклары Югары Шөн фермасында терлекләрне кышлату чоры барышы белән таныштылар. Сүз үрчем алу, яшь малларны үстерү технологиясе турында барды. -Шушы юнәлештә тиешенчә эшләмәү нәтиҗәсендә агрофирмалар миллионнарга сумнар югалталар. Ә бу акчалар хезмәт хаклары түләү, төзелешләр...
-
Кукмара музее Яңа ел бәйрәмнәрендә дә эшли
Кукмара туган якны өйрәнү музее төбәгебезнең тарихы, тарихый экспонатлар белән кызыксынучыларны Яңа ел каникулларында да көтә. Музей 3,5,6,8,9,10 гыйнварда 8.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр төшке ялсыз эшләячәк.
-
Шикаятьләр игътибарсыз калмый, ди Айрат Минегалиев
Безнең якташларыбыз нинди генә өлкәләрдә эшләмиләр. Кайда гына яшәсәләр, хезмәт куйсалар да без аларны горурланып искә алабыз. Адай авылыннан юстиция полковнигы Айрат Минегалиев бүгенге көндә Россия Федерациясе тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең гражданнарны кабул итү бүлегенең өлкән инспекторы булып эшли. Республика тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин приказы нигезендә...