Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бер ир белән малае боз астына киткән

Prokazan.ru сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, Казаннан ерак түгел Старое Победилово поселогы тирәсендә, Идел елгасы аша кар чанасы (снегоход) белән барганда бер ир малае белән боз астына киткән. Ярдан 30 метр эчкәре булган бу хәл. Бәхеткә каршы, бер балыкчы аларны күреп, ярдәмгә килгән: бозлы судан тартып чыгарган. Батучыларның икесе дә исән...

Prokazan.ru сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, Казаннан ерак түгел Старое Победилово поселогы тирәсендә, Идел елгасы аша кар чанасы (снегоход) белән барганда бер ир малае белән боз астына киткән. Ярдан 30 метр эчкәре булган бу хәл. Бәхеткә каршы, бер балыкчы аларны күреп, ярдәмгә килгән: бозлы судан тартып чыгарган. Батучыларның икесе дә исән калган. Аңарчы бер ир Казанка елгасын кистереп чыкмакчы булып, боз астына чумган. Аның үле гәүдәсен бер сәгать эзләгәннән соң гына тапканнар. Юньләп катып өлгермәгән боз өстенә керергә ашыгучылар өчен мондый хәлләр сабак булсын иде.

фото http://amurburg.ru/news/offtop/devyatiklassnik_spas_pyaterykh_chelovek_s_tonushchego_snegokhoda_na_kamchatke/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk