Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарабызда кардан сыннар ясый башладылар

Быелгы кыш гадәттән тыш суык булачак, дип куркытканнар иде, әлегә табигатьтә киресе күзәтелә. Машина юлларында җебегән кар март аен хәтерләтә.Синоптиклар хәбәр итүенчә, иртәгә көндез минус 2 градус булса, чәршәмбе көнне 10 градуска кадәр суытып ала анысы, тик пәнҗешәмбе көнне һава температурасы кабат минус 2гә кала. Ә җомга көнне көндез 0...

Быелгы кыш гадәттән тыш суык булачак, дип куркытканнар иде, әлегә табигатьтә киресе күзәтелә. Машина юлларында җебегән кар март аен хәтерләтә.Синоптиклар хәбәр итүенчә, иртәгә көндез минус 2 градус булса, чәршәмбе көнне 10 градуска кадәр суытып ала анысы, тик пәнҗешәмбе көнне һава температурасы кабат минус 2гә кала. Ә җомга көнне көндез 0 градус булса, кичкә плюс 1гә кадәр җылыта. Мондый һава торышы сакланса, оешма-предприятиеләр үз каршыларын кар сыннары белән бизи алырлармы икән? Хәтерлисезме, бер елны, шушындый ук җылы һава торганлыктан, кардан ясалган Кыш бабай, Кар кызы, җәнлекләр сыннары җебеп, кәкрәеп төштеләр, шунлыктан иң матур сыннарга район конкурсы да үткәрелми калды. Быел алай була күрмәсен инде, Яңа ел бәйрәмен чын, салкын, карлы кыш белән каршы алсак иде. "Олимп" боз сараена, әнә, Кыш бабай килгән инде. Әлегә кардан ясалганы. Матур бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев