Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәмзия Хөсәенова - Зур Сәрдекнең йөзек кашы

Радиодан агылган моңлы җыр Рәмзиянең күңелендәге иң нечкә кылларга кагылды. "Сагындырыр өчен тиз-тиз генә үтеп киткәннәр" диме? Әйе, көне түгел, елы бер мизгел генә булган икән лә үткәннәрнең... Әнә, ваемсыз, самими, бәхетле балачак. Кыска итеп кистерелгән бөдрә чәч, футболка, чалбар, беретка кигәч, малайларга охшап калган нәни Рәмзия гомере буе шофер...

Радиодан агылган моңлы җыр Рәмзиянең күңелендәге иң нечкә кылларга кагылды. "Сагындырыр өчен тиз-тиз генә үтеп киткәннәр" диме? Әйе, көне түгел, елы бер мизгел генә булган икән лә үткәннәрнең...

Әнә, ваемсыз, самими, бәхетле балачак. Кыска итеп кистерелгән бөдрә чәч, футболка, чалбар, беретка кигәч, малайларга охшап калган нәни Рәмзия гомере буе шофер булып эшләгән әтисе янында бөтерелә. Сабирҗан абзый "машина җене" кагылган кызын бигрәк ярата. Районга сөт салынган бидоннарны илткәндә дә кызын үзе белән ала, юлда барганда кызын машина серләренә өйрәтә. Ә Рәмзия - "әти кызы" әтисенең һәр хәрәкәтен отып бара ул. Машина ремонтлаганда да майга батып әтисенә булыша. Ә инде сөт комбинатына алып килгән 40 бидон сөтне бушатканда, Рәмзия үзенең аерылмас юлдашын - гармунын алып, сыздырып уйнап җибәрә.
-Кара әле, нәни генә булса да, бигрәк оста уйный шушы Сабирҗан абзыйның улы! - дип сокланып та, көнләшеп тә куялар шунда эшләүчеләр.

Ә Сабирҗан абзый мыек астыннан гына елмаеп, горурланып уйлап куя: "Әйдә, улы дип уйлый бирсеннәр. Техниканы малайларга караганда да яхшырак белә ич, аның яраткан кызы! Гармунын да уйный, җырлый да, менә дигән булышчы да! Бәхете генә булсын".
Ваемсыз балачакка алмашка үсмер чор килә. Мәктәптә дә сынатмый Рәмзия. Гел "5" билгеләренә генә укый. Җитмәсә, һәр эштә, һәр бәйрәмдә башлап йөрүче... Стена газетасы рәссамы, комсорг, даны ераклар таралган Зур Сәрдек мәктәбенең иң актив укучыларыннан берсе. Шулай булмыйни! Район, республика укытучыларын үзенең кызыклы дәресләре, мандолинада уйнап моңлы итеп җырлавы белән шаккатырган башлангыч сыйныфлар укытучысы Марзия апа кызы бит ул! Мәктәпне гел "5" билгеләренә генә тәмамлап, балачак хыялын тормышка ашырырга дип, авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә Рәмзия.

Әмма хыяллар тормышка ашты дигәч кенә, ул юл фаҗигасенә очрый. Шифаханә, соры палаталар... Рәмзия академик ял алырга мәҗбүр була. Язмыш дими, нәрсә дисең? Нәкъ шул елны Зур Сәрдек мәдәният йортына хезмәткәр кирәк була. Рәмзиянең сыздырып гармунда уйнавын, моңлы итеп җырлавын, спектакльләрдә рольгә кереп оста итеп уйнавын белгән комсомол секретаре Расим Ризванов аны эшкә чакыра: "Иртәгә, клуб янына балта белән төшәрсең". "Ник? Нигә балта белән". Сорарга курка яшь кыз, ләкин шулай булса да Чишмәбаш авылыннан балта тотып, клуб янына төшә. Менә шулай урманда балта белән миллек җыеп, башланып китә аның беренче эш көне.

Зур Сәрдек авылында бу чибәр, уңган кызга күп егетләр гашыйк була. Ләкин арадан берсе - экономист егет Тәлгать барысыннан да өлгеррәк булып чыга. Изге күңелле, ачык йөзле бу егетне Рәмзия дә бик ошата. 5-6 ай матур гына очрашып йөргәч, алар тормыш юлларын бергә бәйлиләр. 19 яшьлек кыз ике әби булган йортка килен булып төшә. 81 яшькә җитеп, дөнья белән хушлашкан кайнанасы Рәйсә апа, Тәлгатьнең әтисенең апасы - 91 яшькә җитә алган Дилбәр апа! Берсеннән-берсе күркәм әүлия җаннар! 15 ел бергә яшәп, аларның бер мәртәбә тавыш күтәреп сөйләшкәннәрен дә ишетми Рәмзия. Берсеннән-берсе нәни балаларны да татар халкына хас булган сабырлык белән бик тырышып карыйлар алар. Үз әнисе дә оныклары өчен нишләргә белмичә, һәрдаим ярдәм кулын сузып тора.
Ә Рәмзия якты кояш төсле - җылысы барысына да җитә. Әйе, гомер буе бөтен якыннарын үзе янына җыеп, җылытып торучы якты учак булып яши ул. Рәмзиядәге күңел киңлеге... сокланырлык һәм үрнәк алырлык. Шулай булмый ни? Тәлгатьнең олы апасы йөрәгенә операция ясатканда, мәңгелеккә күзләрен йомгач, ике дә уйлап тормыйча 15 яшьлек Зөфәрне һәм 10 яшьлек Фирүзәне үзләренә (4 баласы янына) тәрбиягә ала ул. Үз өстендә дә эшләргә вакыт таба: педагогия училищесын, читтән торып Казан мәдәният университетын да тәмамлый. Зур Сәрдек халкын берсеннән-берсе эчтәлекле тематик кичәләр, концертлар, тәрбияви, гыйбрәтле спектакльләр белән сөендерә ул! Хәтта 1 спектакльне - "Табылдык" спектаклен -төшендә күреп яза: үзе сәхнәләштерә, декорацияләрне үзе ясый. "Табылдык" спектакле регионара халык театрлар фестивале лауреаты була. И, ул уйнаган рольләр! Нинди генә роль башкарса да тамашачыны бөтенләйгә үзенеке итә. Аның белән бергә эшләүче Нурфия, Лилия, Альмира, Шәүкәт, Рафаэль, Гөлсинур - бер гаилә булып, Зур Сәрдек халкын сөендереп, хезмәт күрсәтә. Туйлар, туган көннәр, Сабантуйлар алып баруын, аның сөйләм теленең камиллеген күреп гаҗәпкә каласың. Ә газета-журналларда басылган шигырьләре, мәкаләләре, бәетләре! Бирсә дә бирер икән Ходай бер кешегә шуның кадәр сәләтне, тырышлыкны. Инде менә 33 ел буе Зур Сәрдек халкын сөендереп, авылның йөзек кашы булып яши ул.
Кеше эшендә нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә, шәхси тормышы көйләнмәгән икән, үзен бәхетле саный алмый. Рәмзия гомере буе зур гаиләсенә таяныч булды һәм үзе дә гаиләсендә рухи терәк тапты. Балалары да акыллы, тәүфыйклы булды. Зөфәр элемтә техникумын тәмамлап, бүгенге көндә тормыш иптәше белән 2 бала үстерә, гимназиядә эшли. Фирүзә кондитер һөнәрен үзләштерде, 3 баласы бар, авылда яши, Илшат КГТУны тәмамлап, Казанда элемтә оешмасында генераль директор урынбасары, тормыш иптәше белән 2 бала үстерәләр, Ренат һөнәри колледжның төзелеш бүлеген тәмамлап, Казанда төзелештә эшли, ә игезәкләр - Фаяз белән Зилия -әниләре юлыннан киттеләр. Хәзерге вакытта Фаяз - Әтнә театрында, Зилия - Минзәлә театрында артист булып эшлиләр.

Әле кайчан гына Зур Сәрдеккә килен булып төшкән 19 яшьлек Чишмәбаш кызы хәзер үзе каенана, әби. И-и, гомернең агышлары! Сизми-сиздерми генә рольләр алышына: бала-ана-әби; килен-каенана. Бер баскычтан икенчесенә күчә алу, һәрберсендә күңел матурлыгын саклап калу, уйласаң, үзе зур бәхет инде ул.

Димәк, тормыш сукмакларыннан ышанычлы атлап барган, күңелен яраткан хезмәтенә багышлаган, дус-ишләренең, туганнарыңның, балаларының кадер-хөрмәтенә төренгән Зур Сәрдек авылының йөзек кашы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмзия Хөсәенова - бәхетле кеше!

Мөнәвәрә ШӘФИГУЛЛИНА, Зур Сәрдек авылы

фото: http://vk.com/id88512587

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk