Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбыз өлкәннәре бик актив

"Туризм - сәламәтлеккә юл" социаль проекты кысаларында, Бөтендөнья туризм көненә багышлап, район инвалидлар җәмгыяте табигатькә сәяхәт оештырды. Анда "Аргамак" инвалидлар командасы, "Сәламәтлек" төркеме һәм башка мөмкинлекләре чикләнгән актив райондашларыбыз катнашты. Үзебез белән грант хисабына бирелгән спорт кирәк-яраклары, савыт-саба, кыр кухнясын да алган идек. "Тылсым" хезмәткәрләре бик кызыклы итеп "Күңелле стартлар"...

"Туризм - сәламәтлеккә юл" социаль проекты кысаларында, Бөтендөнья туризм көненә багышлап, район инвалидлар җәмгыяте табигатькә сәяхәт оештырды. Анда "Аргамак" инвалидлар командасы, "Сәламәтлек" төркеме һәм башка мөмкинлекләре чикләнгән актив райондашларыбыз катнашты. Үзебез белән грант хисабына бирелгән спорт кирәк-яраклары, савыт-саба, кыр кухнясын да алган идек. "Тылсым" хезмәткәрләре бик кызыклы итеп "Күңелле стартлар" уены үткәрделәр. "Рубин" һәм "Зенит" командалары үзләренең җитезлекләрен сынаганнан соң, "Рубин" җиңүче дип танылды. Аеруча активлык күрсәткән Мөнир Гыймадиев, Валерий Николаев, Рәис Шакиров, Валентина Борисова, Римма Әхмәдиева, Нурсагдәт Хәйруллиналарга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Яхшы оештыручы буларак, Дамир Галиәхмәтов та махсус бүләккә лаек булды.

Тренер Дамир Галиәхмәтов исә балыкчылар ярышы оештырды. Кармак белән иң күп балык тотучы исеменә Фәнис Мортазин лаек дип табылды. Уха әзерләүдә Райнур Әсхәдуллин, Зиннур Газизовларга тиңнәр булмады. Балык шулпасы телеңне йотарлык иде! Бергәләп төшке аш белән сыйланганнан соң, күтәренке кәеф белән өйләргә таралыштык.

Равил НИГЪМӘТҖАНОВ, район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X