Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәр буынның үз матурлыгы

Күзләрен зур ачып, дөньяга самими карашын текәгән кызчык... Бигрәк сөйкемле инде, сөеп туймаслык. Менә чырык-чырык көлеп җибәрер дә, бар җиһан шатлыкка күмелер кебек. Шундый инде ул кызлар: чыркылдаша-чыркылдаша үсәләр. Чишмә челтерәведәй тавышлары егетләрнең хушын алып, гыйшык утларында яндыра. Их, яшьлек, нинди матур бит ул! Кызларның шомырттай кара яки күк йөзедәй...

Күзләрен зур ачып, дөньяга самими карашын текәгән кызчык... Бигрәк сөйкемле инде, сөеп туймаслык. Менә чырык-чырык көлеп җибәрер дә, бар җиһан шатлыкка күмелер кебек. Шундый инде ул кызлар: чыркылдаша-чыркылдаша үсәләр. Чишмә челтерәведәй тавышлары егетләрнең хушын алып, гыйшык утларында яндыра. Их, яшьлек, нинди матур бит ул! Кызларның шомырттай кара яки күк йөзедәй зәңгәр күзләре, пешкән чиядәй иреннәре, талчыбыктай зифа буйлары турында күпме шигырьләр, җырлар иҗат ителгән! Гаилә корып, иренең яратуын, ана булу бәхетен тою хатын-кызны тагын да күркәмрәк итә. Эчке матурлыгы тәмле аш-суларында, кул эшләрендә, йортны бизәп, уңайлылык булдырып торуында чагылыш таба. Көн саен "тавык чүпләп бетермәслек"мәшәкатьләрне җиңеп яшәргә туры килсә дә, гаиләдә һәркемгә күңел җылысын бирергә вакыт җиткерә ул. Килешәсездер, хатын-кыздан башка өйдә бик күңелсез.

Авылдаш хатын күптән түгел ял йортына барган иде. Китәр алдыннан гаиләсенә шактыйга җитәрлек пилмәннәр ясап, ризыклар әзерләп калдырган. Тамагы тук, өйдә чисталык, тәртип булса да, ире рәхәтлек һәм иркенлек тоймаган: шул атна-ун көн эчендә дә хәләл җефетен сагынып өлгергән. "Синнән башка өйнең яме, нуры бетте. Бер көлеп куйсаң да, җанга шифа була бит", - дип сагынып каршы алган аны.

Еллар үткән саен, күзләрендәге очкыннар кимеп, карашы бераз моңсуланса да, сөйкемлелеге югалмый хатын-кызның. Һәрбер яшьнең үз яме, байлыгы бар - бу бәхәссез. Редакциябез архивында сакланып калган ошбу фотосурәтләр дә шуны дәлилли. Игътибар иткәнсездер: чәчләренә ак бәс кунган ак яулыклы әбинең карашыннан никадәр җылылык, мөлаемлык бөркелә! Һәр җыерчыгы нур сибә кебек. Матур картлык кичерү - үзе зур бәхет.

Хөрмәтле хатын-кызлар, әбиләр, әниләр, апа-сеңелләр! Һәрчак шулай гүзәл, язгы кояштай көләч йөзле, шат күңелле булып яшәгез.

фото: http://topreferat.znate.ru/docs/index-9237.html?page=14

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk