Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсия билгеләү өчен ничә ел хезмәт стажы кирәк?

Минем 1999, 2001, 2004 елларда туган өч балам бар. Алар туганчы мин беркайда да эшләмәдем. Эшкә узган ел гына чыктым, билгеле, эш стажым бик аз. Балаларны карап торган чорым иминиятләнгән хезмәт стажына керәме? Аннан шуны беләсе килә: пенсия билгеләү өчен ничә ел хезмәт стажы кирәк? М.СЕМЕНОВА Марина ханым! Гамәлдәге "Россия...

Минем 1999, 2001, 2004 елларда туган өч балам бар. Алар туганчы мин беркайда да эшләмәдем. Эшкә узган ел гына чыктым, билгеле, эш стажым бик аз. Балаларны карап торган чорым иминиятләнгән хезмәт стажына керәме? Аннан шуны беләсе килә: пенсия билгеләү өчен ничә ел хезмәт стажы кирәк?

М.СЕМЕНОВА

Марина ханым! Гамәлдәге "Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында"гы (ФЗ №173, 17 декабрь 2001 ел) закон нигезендә картлык буенча хезмәт пенсиясе билгеләү өчен биш ел иминиятләнгән стаж булу кирәк (ФЗ №173, 7 маддә, 2нче пункт).

Иминиятләнгән стажга, хезмәт эшчәнлегеннән тыш, яшь ярымга кадәр һәр баланы тәрбияләгән чор да керә. Әмма иминиятләнгән стажга, балаларның күпме булуына карамастан, бары өч ел исәпләнүен онытмаска кирәк. "Хезмәт пенсияләре турында"гы Закон балаларны карап үстергән чорның хезмәт килешүенә кадәр яки аның соңгы чорда булуын таләп итми.

Шулай булгач, хәзерге законнар буенча сезнең балаларны тәрбияләгән чорны кертеп, өч еллык хезмәт стажыгыз бар. Картлык буенча пенсия алырга хокуклы булу өчен сезгә яңадан ике еллык иминиятләнгән хезмәт стажы кирәк.

Без юкка гына "хәзерге законнар буенча" дип әйтмибез. Пенсия законнарында зур үзгәрешләр булуы көтелә. Үзгәрешләр иминиятләнгән стажга да кертелергә мөмкин. Пенсия законнары турындагы безнең аңлатмаларны игътибар белән укып барыгыз.

РПФның район идарәсе

фото: http://chizhov-s-v.ru/newsreader/1255

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk