Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Озак яшә, әбием!

Минем әбиемнең исеме Мария Иванова. Ул - тыл ветераны. Аның биш медале бар. Ел саен Җиңү көнен бәйрәм итәргә парадка чыга. Әбием миңа сугыш турында менә ниләр сөйләде: -Без гаиләдә 4 бала идек, иң кечкенәсе гарип бала. Әти сугышка китте. Шуңа күрә миңа 12 яшьтән олылар белән тигез эшләргә туры...

Минем әбиемнең исеме Мария Иванова. Ул - тыл ветераны.

Аның биш медале бар. Ел саен Җиңү көнен бәйрәм итәргә парадка чыга. Әбием миңа сугыш турында менә ниләр сөйләде:

-Без гаиләдә 4 бала идек, иң кечкенәсе гарип бала. Әти сугышка китте. Шуңа күрә миңа 12 яшьтән олылар белән тигез эшләргә туры килде. Кукмарадан авылга, 30 чакрым араны җәяүләп, ашлык ташыдык. Бер балага 16шар килограмм ашлык бирәләр иде. Үзебез гел ач идек, ашлыкны ашарга ярамады, чөнки гел үлчәп тордылар.

Басуны сукалар өчен безнең сыерны җиктеләр. Ач килеш эшләп, сыерыбыз сөтсез, ә без ач калдык. Черегән бәрәңге ашап, басу җирләрен казыдык. Эшләгән ике көн бер көнгә саналды. Чәчүдә дә, урак вакытында олылар белән беррәттән эшләдем. Ура белмәсәм дә, печәнне әйбәт чаптым. 1945 елның 9 маенда сугыш бетте, ә унсигезендә әтием үлеп китте, августта энем туды.

Хәзерге көндә бик рәхәт яшибез. Дөньялар тыныч булсын иде!

Карина СТАХЕЕВА

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=716.hT3LK0Wumms0WhG6Ps-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев