Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олыяз мәктәбе тиздән файдалануга тапшырылачак (+фоторепортаж, видеоязма)

Районыбызның мәктәп директорлары, укытучылар, техник хезмәткәрләр - барлыгы 150 кеше - район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров белән берлектә, Олыяз авылында төзелә торган яңа мәктәп бинасының әйләнә-тирәсен тәртипкә китерүдә ярдәм иттеләр. Мәктәп директорлары бүләккә дип алып килгән 10 төп туя агачы һәм артыш куаклары утыртылды. Якшәмбе көнне, 10 ноябрьдә, өмәгә...

Районыбызның мәктәп директорлары, укытучылар, техник хезмәткәрләр - барлыгы 150 кеше - район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров белән берлектә, Олыяз авылында төзелә торган яңа мәктәп бинасының әйләнә-тирәсен тәртипкә китерүдә ярдәм иттеләр. Мәктәп директорлары бүләккә дип алып килгән 10 төп туя агачы һәм артыш куаклары утыртылды.

Якшәмбе көнне, 10 ноябрьдә, өмәгә әти-әниләр килде. Алар парта-урындыкларны җыйдылар, тәрәзәләрне юдылар, территориядә дә кызу эш кайнады. Балалар бакчасы хезмәткәрләре исә тәрәзәләргә пәрдәләр элделәр.

Олыяз урта мәктәбе коллективы исеменнән өмәдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез, эшләрендә, тормышларында уңышлар телибез.

Гомәр Хаҗиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X