Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 11 ноябрь 2013 яңалыклары

    • 11 ноябрь 2013 - 12:14
      Олыяз мәктәбе тиздән файдалануга тапшырылачак (+фоторепортаж, видеоязма)
      Районыбызның мәктәп директорлары, укытучылар, техник хезмәткәрләр - барлыгы 150 кеше - район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров белән берлектә, Олыяз авылында төзелә торган яңа мәктәп бинасының әйләнә-тирәсен тәртипкә китерүдә ярдәм иттеләр. Мәктәп директорлары бүләккә дип алып килгән 10 төп туя агачы һәм артыш куаклары утыртылды. Якшәмбе көнне, 10 ноябрьдә, өмәгә...
      1728
      0
      0
    • 11 ноябрь 2013 - 10:20
      Кукмарада көннәр бераз салкынайта
      Бүген иртән күк йөзе болытлы иде, көндез ялтырап кояш чыкты. Кояш бит ул яшәү чыганагы, күңел күтәренкелеге һәм, ниһаять, Д витамины дигән сүз. Бүген күзләрне чагылдыра торган яктылыкка, матурлыкка сөенеп калыгыз, чөнки синоптиклар иртәгә кабаттан бераз яңгыр вәгъдә итәләр. Көндезге температура да +7 градус кына булачак, ә төнлә 2 градуска...
      0
      0
      0
    • 11 ноябрь 2013 - 08:54
      Белгечләр Жилой Рудник янында тагын бер яңа шахта ачтылар
      Жилой Рудник авылы янәшәсендәге 18-19 гасырларга караучы бакыр руднигына чираттагы экспедиция узды. Аның беренчесе әле май аенда үткәрелгән иде. Анда белгечләр Воскресенск приискысына үтеп, 130 метр озынлыктагы яхшы хәлдә сакланган шахтага тап булганнар иде.Бу юлы Яр Чаллы шәһәреннән килгән белгечләр һәм Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре җирле халык күрсәтүе...
      482
      0
      0
    • 11 ноябрь 2013 - 07:06
      Районыбызда ике шофер ксенон фаралы транспортта йөргән өчен правасыннан колак каккан
      Көчле яктырткычлы автомобильләргә ксенон лампалар куелган була. Мондый фараларда үтә күренмәле поликарбонаттан ут тараткычлар өчен эшләнгән чагылдыргычлар кулланыла. Әгәр мондый лампаларны гадәти фараларда файдалансаң, бу нурларның бик нык таралуына китерә һәм автомобиль йөртүчеләрнең генә түгел, хәтта җәяүлеләрнең дә күзләрен чагылдыра. Үз белдегең белән ксенон лампаларны гына түгел, фараларны да кую...
      453
      0
      0
    • 11 ноябрь 2013 - 06:24
      Кукмарада район Советының чираттагы сессиясе була
      Кукмара район Советы Президиумы икенче чакырылыш Кукмара район Советының 31нче сессиясен 15 ноябрьдә 9 сәгатьтә чакырырга карар кылды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралачак: 1.Кукмара муниципаль районының 2014 елга һәм планлы 2015 һәм 2016 елларга социаль-икътисадый үсешенең фаразы турында. 2.Кукмара муниципаль районының 2014 елга һәм планлы 2015 һәм 2016 елларга бюджеты...
      434
      0
      0
    • 11 ноябрь 2013 - 05:21
      Мопед, скутерда йөрү өчен дә права кирәк булачак
      Россиядә 5 ноябрьдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгына кагылышлы яңа кагыйдәләр гамәлгә керде. Хәзер мопедта яки скутерда йөрү өчен дә права кирәк, ә аны бары тик 16 яшьтән генә бирәләр. фото: http://autkin57.livejournal.com/642863.html
      429
      0
      0
    • 11 ноябрь 2013 - 04:24
      "Кояшкай" приюты директорына - Рәхмәт хаты
      Кукмарадагы балалар һәм яшүсмерләрнең "Кояшкай" социаль приют директоры Земфира Хуҗина социаль яклау өлкәсенә керткән лаеклы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатына лаек булды.
      466
      0
      0
    Реклама