Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Районыбызда ике шофер ксенон фаралы транспортта йөргән өчен правасыннан колак каккан

Көчле яктырткычлы автомобильләргә ксенон лампалар куелган була. Мондый фараларда үтә күренмәле поликарбонаттан ут тараткычлар өчен эшләнгән чагылдыргычлар кулланыла. Әгәр мондый лампаларны гадәти фараларда файдалансаң, бу нурларның бик нык таралуына китерә һәм автомобиль йөртүчеләрнең генә түгел, хәтта җәяүлеләрнең дә күзләрен чагылдыра. Үз белдегең белән ксенон лампаларны гына түгел, фараларны да кую...

Көчле яктырткычлы автомобильләргә ксенон лампалар куелган була. Мондый фараларда үтә күренмәле поликарбонаттан ут тараткычлар өчен эшләнгән чагылдыргычлар кулланыла. Әгәр мондый лампаларны гадәти фараларда файдалансаң, бу нурларның бик нык таралуына китерә һәм автомобиль йөртүчеләрнең генә түгел, хәтта җәяүлеләрнең дә күзләрен чагылдыра.

Үз белдегең белән ксенон лампаларны гына түгел, фараларны да кую тыела. Агымдагы елда районда ксенон фара куелган автомобильдә хәрәкәт иткән өч кеше тоткарланды. Ике шофер җәмәгать судьясы тарафыннан бер елга транспорт йөртү таныклыгыннан азат ителде, бер шоферның эше каралу өчен Мәскәүгә җибәрелде.

Россия административ хокук бозулар кодексының 12.5 маддәсе, 3 бүлеге буенча 6-12 айга автомобиль йөртү таныклыгыннан да мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Техник күзәтү узган вакытта да мондый фаралар законда таләп ителгәннәрне бозу дип санала. Әгәр заводта ук ксенонлы фаралар куелган булса, борчылар урын юк. Мондый очракта куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлгән була.

Фирдүс Фәхретдинов, ЮХИДИ начальнигы

фото: http://sufkamoor.ru/41063.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk