Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нормабашлылар Җиңү бәйрәмен бакчада каршылады (+ФОТО)

Нормабаш авылы халкы быелгы Җиңү бәйрәмен сугыштан кайтмый калган якташлар истәлегенә утыртылган җиләк-җимеш бакчасында билгеләп үтте. Авыл кечкенә генә булса да, үзенең 119 ир-егетен яу кырына озата. Шуларның 62се ил азатлыгы өчен бәрелешләрдә ятып кала. Бер гаиләдән 2-3әр кеше кайтмый калганнар да аз түгел. Мәсәлән, Галиевлар гаиләсеннән Зариф, Касыйм, Хәмәдуллаларга,...

Нормабаш авылы халкы быелгы Җиңү бәйрәмен сугыштан кайтмый калган якташлар истәлегенә утыртылган җиләк-җимеш бакчасында билгеләп үтте.

Авыл кечкенә генә булса да, үзенең 119 ир-егетен яу кырына озата. Шуларның 62се ил азатлыгы өчен бәрелешләрдә ятып кала. Бер гаиләдән 2-3әр кеше кайтмый калганнар да аз түгел. Мәсәлән, Галиевлар гаиләсеннән Зариф, Касыйм, Хәмәдуллаларга, Җаббаровлар гаиләсеннән Абдулла, Сафа, Шәйхәттәрләргә Җиңү язын каршыларга насыйп булмый.

Сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан 57 кешенең дә бүген инде нибары берсе - Билалетдин Җамалетдинов кына исән. Ул Кукмарада кызлары-кияүләре тәрбиясендә яши.

Сугыш елларында армый-талмый тылда эшләгән 124 кешенең дә инде күбесен клуб эчендәге истәлек тактасыннан укып кына хәтерлибез.

Бакча ачу бәйрәменә авыл халкы гына түгел, Мәскәү, Казан, Сосновкадан кайткан кунаклар, күрше-тирә авылларда яшәүче якташлар да килде.

Бәйрәмдә катнашучылар кичәне алып баручы Алмаз Гариповның сугыш еллары турындагы шигырьләрен, Лилия Гарипова, Динә һәм Васыйл Абдуллиннар башкарган җырларны тыңладылар. Шушы авыл кызы, хәзерге вакытта Янсыбыда гомер итүче Суфия ханым Мостафинаның Нормабаш авылы һәм аның кешеләре турындагы шигырьләре дә күңелләргә хуш килде.

Авылның оста тальянчысы, тыл ветераны Мәкъсүт ага Миннебаев, хезмәт ветераны Рәүфә апа Әхмәтшина башкарган җыр-моңнарга башкалар да кушылдылар.

Өлкәннәр өчен мул сыйлы табынны клуб мөдире Вафирә Фәйзриева, авыл яшьләре Гөлназ Гыйльфетдинова әзерләде. Ләйсән Миннебаева пешергән коймакларны, бәйрәмне оештыручы да, иганәче дә булган Ринат Ганиев пешергән пылаудан да мактый-мактый авыз иттек. Бакчаны утыртуга. бәйрәм үткәрүгә шушы авыл кияве, Вахит авылында яшәүче Нәфыйк Хөсәенов, Райнур Нәҗмиев, Нурия Димиева, Расим Шакиров, Суфия Абдуллина, Мөхәрләм Фатыйхов, эшмәкәрләр Айрат Сәйфетдинов, Рамил Гыйльфиевлар зур өлеш керттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk