Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Моңлы тамчы" республика фестивале Кукмарада узды

Балалар фольклор коллективларының "Моңлы тамчы" республика фестиваленең беренчесе Кукмарада үткәрелүе очраклы гына түгел. Чөнки районыбызда гомер итүче татар, рус, удмурт, мари һ.б. милләт халкы дистәләгән еллар дәвамында үзара дус булып, бер-беренең традицияләренә карата хөрмәт белән яши. Татарстан халыкларының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклаучы "Гырон Быдтон", "Семык" республикакүләм бәйрәмнәре дә районыбызда зурлап үткәрелә....

Балалар фольклор коллективларының "Моңлы тамчы" республика фестиваленең беренчесе Кукмарада үткәрелүе очраклы гына түгел. Чөнки районыбызда гомер итүче татар, рус, удмурт, мари һ.б. милләт халкы дистәләгән еллар дәвамында үзара дус булып, бер-беренең традицияләренә карата хөрмәт белән яши. Татарстан халыкларының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклаучы "Гырон Быдтон", "Семык" республикакүләм бәйрәмнәре дә районыбызда зурлап үткәрелә.


"Дуслык һәм кардәшлек байлыктан кыйммәтлерәк" дигән девиз астында үткәрелгән фестивальдә катнашучы 300дән артык баланы районыбыз ике яктан "капкаларын ачып" кабул итте. Республиканың Казан каласыннан, Балык Бистәсе, Алексеевск, Тәтеш, Лаеш, Балтач, Кама Тамагы районнарыннан килүчеләр һәм үзебезнең "Җәүһәр", "Энҗе" бию ансамбльләре, Тәңкәләр", "Чингили" фольклор коллективлары Югары Чура, Вахит авылы мәдәният йортларында концерт программалары белән чыгыш ясадылар. Поч.Кучук һәм Урта Комар авылы клубларында исә безнең районның "Инвожо", Кна Вел","Кичке уен" курайчылар ансамбльләреннән тыш Тукай, Саба, Алабуга, Мамадыш, Чистай, Теләче районнарының балалар фольклор коллективлары үзләренең осталыкларын күрсәтте. Ә мәртәбәле кунаклар тарафыннан иң яхшы дип табылган коллективлар шушы ук көнне район Мәдәният йортында үткән Гала-концертта чыгыш ясау хокукын яуладылар.


Фестиваль барышында татар, рус, мари, мордва, удмурт, чуваш милләтләреннән булган балалар җыр, бию, моң аша үз халкының йолаларын, уеннарын, традицияләрен, гореф-гадәтләрен күрсәттеләр. Теттереп "Чабата" биюен башкаручы керәшен кардәшләребезнең, тыпыр-тыпыр биюче мари кызлары-егетләренең, Саба районыннан "Каз канаты" ансамбленең "күкәй җыю", Зур Сәрдектән "Чәчкә" бию ансамбленең урак уру күренешләрен тасвирлаган чыгышлары искиткеч матур булды. Удмурт, мордва телләрендә җырлаучы балаларның сүзләре без, татар тамашачысына аңлашылмаса да, мәгънәсе бер - үзара тынычлык, дуслык, татулык хакында иде алар.


ТР Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Җамалиевалар фестивальдә катнашучыларга: "Республикабызда гасырлар дәвамында үзара дус-тату яшәүче халыкларның традицияләрен саклау, үсеп килүче буында үз милләтенә генә түгел, башкаларның да мәдәниятенә, теленә, гореф-гадәтләренә карата ихтирам уяту, фольклор коллективлар арасында иҗади тәҗрибә алышу, иҗади элемтәләрне ныгыту максатыннан оештырылган фестиваль тәүгесе генә булып калмас дип ышанабыз. Шунысы сөенечле, республикабызда яшәүче 135 милләт халкы, аларның балалары үз телләрендә якыннары, дуслары белән аралаша, җырлый ала. Бу алга таба да шулай булыр дигән өметтә калабыз", - дип үзләренең теләкләрен җиткерделәр.


Кукмара сәнгать мәктәбенә йөрүче балаларның чыгышлары белән башланып киткән Гала-концерт фестивальгә килгән һәркем катнашында башкарылган "Мин яратам сине, Татарстан" дигән җыр белән төгәлләнде, "Яратамын сине, Татарстан", - дип кабатлады һәркем үз телендә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: моңлы тамчы

erid: 2VtzqxWHLUk