Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Минемулла Нәҗипов: законнарның үтәлеше һәркем өчен мәҗбүри

Илебез Конституциясенең һәм законнарның үтәлешенә даими күзәтчелек итү - район прокуратурасының төп вазыйфасы. Үткән елда бу юнәлештә күләмле эш башкарылып, законнарны бозуның 1050 очрагы, шул исәптән 79 законсыз хокукый акт ачыкланган. -Бу нисбәттән нинди чаралар күрелде? - Әлеге сорау белән без район прокуроры Минемулла Нәҗиповка мөрәҗәгать иттек. -Безнең тарафтан 79...

Илебез Конституциясенең һәм законнарның үтәлешенә даими күзәтчелек итү - район прокуратурасының төп вазыйфасы. Үткән елда бу юнәлештә күләмле эш башкарылып, законнарны бозуның 1050 очрагы, шул исәптән 79 законсыз хокукый акт ачыкланган.

-Бу нисбәттән нинди чаралар күрелде? - Әлеге сорау белән без район прокуроры Минемулла Нәҗиповка мөрәҗәгать иттек.

-Безнең тарафтан 79 протест белдерелде, аларның барысы да урыннарда каралып канәгатьләндерелде. 335 дәгъва судка җибәрелде. 361 тәкъдим кертелеп, нәтиҗәдә җитешсезлекләр бетерелде һәм 358 вазыйфаи зат -тәртип җаваплылыгына, 165 зат административ җаваплылыкка тартылды, прокуратура материаллары нигезендә 6 җинаять эше кузгатылды, 37 кисәтү ясалды. Прокуратура тикшерүләре нәтиҗәсендә 2 коррупцион факт ачыкланды, шуның буенча җинаять эшләре кузгатылды.

-Прокуратура хезмәте төрле юнәлешләрдә алып барыла. Шуларның берсе - җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә күзәтчелек итү. Бу өлкәдә кимчелекләр бармы?

-Әйе, үткән елда 99 норматив-хокукый актның законнарга тәңгәл килмәве мәгълүм булды.

28 җирлектәсу белән тәэмин итү сызымнары булдыру һәм раслау буенча берни эшләнмәгән.

Җирле үзидарә органнары тарафыннан мәгариф өлкәсендә хокукый мөнәсәбәтләрне көйли торган норматив актлар булдырылмаган һәм кабул ителмәгән.

Стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру схемаларын җирле үзидарәләрнең рәсми сайтларына кую эшмәкәрләрнең дә, кулланучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга гарантия булыр иде. Әмма бу эш үтәлмәгән.

Районыбыздагы Роспотребнадзор идарәсе һәм Гостехнадзор бүлеге тарафыннан планлы һәм плансыз тикшерүләр үткәрелгәндә бу хакта алдан хәбәр итү, карар чыгару, тикшерү нәтиҗәләрен әзерләп тапшыру тәртипләре үтәлми, тикшерү билгеләнгән вакыттан артыкка сузыла.

Алда әйтелгән барлык җитешсезлекләргә карата тиешле чаралар күрелде.

ЮХИДИ тарафыннан тикшерүләр үткәрелгәндә дә юридик затларның һәм эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турындагы законнарның бозылуы ачыкланды. Бу хакта Россия эчке эшләр бүлегенең Кукмара районы буенча бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиевка тәкъдим кертелде, нәтиҗәдә вазыйфаи затлар тәртип җаваплылыгына тартылды.

-Эш бирүчеләр тарафыннан хезмәт законнары ничек үтәлә?

-Хезмәт хакларын түләү буенча законнарны бозуның 286 очрагын ачыкладык. Бу уңайдан 27 тәкъдим кертелде, аларның барысы да урында каралып, вазыйфаи затлар тәртип җаваплылыгына тартылды. Хезмәт хакын түләтү турында судка 2013 мең сумга дәгъва җибәрелде, административ хокук бозулар турында 29 эш ачылып, җаваплы затлар штрафка тартылды. Шулай ук хезмәтне саклау законнарының ничек үтәлүен күзәтү буенча да актив эш алып барабыз.

-Милек, җир мәсьәләләре белән бәйле закон бозулар күзәтеләме?

-Муниципаль һәм дәүләт милкенә хуҗа булу, аннан файдалану һәм эш алып бару тәртибен билгеләүче федераль законнарны бозуның 16 очрагын ачыкладык. Нәтиҗәдә 11 вазыйфаи зат тәртип җаваплылыгына тартылды, административ хокук бозу турында 2 эш ачылды.

Җирдән файдалану белән бәйле закон бозуларның 15 очрагын фаш иттек. Болар күбесенчә җир участокларыннан хокук бирүче документлардан башка файдалану яки максатчан файдаланмау белән бәйле. Әйтик, 10 авыл җирлегендә 14 законсыз карьер эшләгәне билгеле булды. Бу җирлекләр тарафыннан җир бозуны туктатуны, карьерларны рекультивацияләүне мәҗбүр итүне сорап, район судына дәгъвалар җибәрдек. Таләпләрнең барысы да канәгатьләндерелде.

Шәхси йортлар төзү өчен җир участоклары бирү эшен дә тикшердек. Рифкать Мотыйгуллинга аның Янсыбы авылында яшәве һәм җир участогына ия булуы турында белешмә биргәне өчен(ә хуҗалык китабында мондый мәгълүмат юк) Зур Кукмара авылы җирлеге башлыгына карата җинаять эше ачылды. Хәзер бу эш буенча тикшерү бара.

-Мәгълүм булганча, салым буенча бурычлыларга да прокурор алдында җавап тотасы.

-Әйе, үткән елда без салымны вакытында түләмәүчеләр турында мәгълүмат алу өчен 10нчы салым инспекциясе белән хезмәттәшлекне дәвам итү турында килешү төзедек.

Тикшерүләр барышында исә гамәлдәге салым законнарын бозуның 35 очрагын ачыкладык. Нәтиҗәдә 28 вазыйфаи зат тәртип җаваплылыгына тартылды. Шәхси эшмәкәрләр Рамил Фатыхов һәм Руслан Шакирҗановлар, бөлгенлек билгеләре булуга карамастан, банкрот итеп тану турында арбитраж судына мөрәҗәгать итмәгәннәр. Аларга карата административ хокук бозу турында эшләр ачылды.

-Юл хәрәкәте иминлеге буенча законнар ничек үтәлә?

-Бу өлкәдә закон бозуның 17 очрагы мәгълүм булды. 5 эш судка җибәрелде, 5се буенча тәкъдимнәр кертелде. Барысы буенча да прокурор таләбе канәгатьләндерелде. Моннан тыш административ хокук бозу турында 2 эш кузгатылды, гаеплеләр штрафка тартылды. ЮХИДИнең вазыйфаи затлары тарафыннан билгеләнгән административ җәза турындагы 5 карарга каршы протест белдерелде.

"Алкоголизм" диагнозы белән исәптә торган 1 кешенең транспорт белән идарә итүе ачыкланды. Аны бу хокуктан мәхрүм итү турында район судына дәгъва җибәрдек. Дәгъва канәгатьләндерелде.

Май аенда җирле әһәмияткә ия автомобиль юлларының техник торышы тикшерелде. Кукмараның Чернышевский, Эшчеләр тыкрыгы, Октябрь, Гагарин, Пугачев, Ленин урамнарындагы бик күп чокыр-чакырларны бетерүне таләп итеп, поселок Башкарма комитетына дәгъва җибәрелде. Таләпләр үтәлде.

Моннан тыш, Ленин урамындагы "Кыңгырау" балалар бакчасы янындагы юлда "Балалар" дигән билге һәм ясалма тигезсезлек юк иде. "Ромашка" балалар бакчасы янәшәсендәге Тимер юл урамы аша шулай ук ясалма тигезсезлек булдырылмаган. Мондый хәл белем бирүче өч учреждение янында да күзәтелде. Прокурор таләбе белән бу кимчелекләр бетерелде.

-Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләр ничек тора?

-Бу өлкәдә законнарны бозуның 26 очрагы билгеле булды. 3се буенча административ хокук бозу турындагы эш ачылды.

Сәламәтлегебез табигатьнең саулыгы белән дә бәйле. Әйләнә-тирәбезгә зыян китерүнең 71 очрагын ачыкладык. Барысына карата тиешле чаралар күрелде. Себер түләмәсе белән чирле маллар күмелгән 52 үләт базы территориясе тикшерелеп, бик күп җитешсезлекләр табылды. Аларны тиешле тәртипкә китерү бурычын район Башкарма комитетына йөкләү турында судка гариза җибәрелде. Гариза тулысынча канәгатьләндерелде.

-Балаларны яклау киң җәмәгатьчелекнең, шул исәптән прокуратураның да бурычы, дип беләбез.

-Балигъ булмаганнарны яклау буенча 8 административ эш ачтык. Сәбәпләре: белем йортларының түбәләреннән карны үзвакытында чистартмаган, баласына алимент түләмәгән, баланың белемгә хокукы бозылган өчен һәм башкалар.

Балаларның торакка хокукларын яклау, ата-ана хокукын чикләү, бу хокуктан мәхрүм итү һәм башка сәбәпләр белән бәйле 26 эш судка җибәрелде, аларның 22се канәгатьләндерелде, 4се каралу стадиясендә.

-Җәмгыять иминлегенә яный торган экстремистлык һәм террорчылыкка каршы нинди чаралар күрелә?

-Әлеге бәлага каршы тору һәм милләтара мөнәсәбәтләр буенча законнарның үтәлешен күз уңында тотабыз. Бу нисбәттән 52 тикшерү үткәрелеп, 8 гариза судка җибәрелде, 42 тәкъдим кертелде. Нәтиҗәдә җаваплы затларга карата тиешле чаралар күрелде.

-Районда кылынган җинаятьләр тетрәндерде...

-Әйе, җинаятьчелекнең 2013 ел белән чагыштырганда кимүе күзәтелгән булса да, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр артты. Бу аерым юнәлешләрдә алып барылган профилактик эшләрнең көтелгән нәтиҗә бирмәвен чагылдыра. Үткән елда 5 үтерү, кеше сәламәтлегенә белә торып зыян китерү нәтиҗәсендә 7 үлем белән тәмамланган очрак, 10 талау фактлары теркәлде. Милеккә каршы җинаятьләрнең күп булуы (131) борчу тудыра, аларның 92се- урлаулар, 19ы милекне алдау юлы белән үзләштерү (мошенниклык). Җәмәгать урыннарында һәм урамнарда кылынган җинаятьләр (73 һәм 42) артты. Җинаятьләрнең һәр икенчесе исерек хәлдә кылынган: эчүчелек юньлегә илтми шул. Үткән елда җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр эчү һәм исерек көе күренү буенча 2 мең 314 факт теркәлде. Әлбәттә, җәмгыятьтәге тискәре күренешләргә каршы җирлекләр, җәмәгать оешмалары, аларның активлары белән бергәләп эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Битарафлыктан арынырга, халыкта гражданлык җаваплылыгын уятырга кирәк. Проблемалар исә җитәрлек әле. Аларның күбесе хезмәт хакларын, салымнарны вакытында түләмәү, хезмәтне саклаудагы җитешсезлекләр, наркоманлык, эчүчелек, экология, экстремистлык һәм террорчылыкны кисәтү белән бәйле. Бүгенге катлаулы икътисадый шартларда азык-төлеккә, даруларга бәяләрне тикшерү эшләрен алып барабыз.

-Прокуратурага мөрәҗәгать итүчеләр санына караганда, халык сезгә ышаныч күрсәтә, димәк.

-Дөрестән дә, үткән елда 425 гариза кабул ителде, бу 2013 елга караганда 63кә күбрәк. Аларның берсе дә игътибардан читтә калмады.

Әңгәмәне Гөлҗофар МИННЕХАНОВА алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X