Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Машина эзләп - Венгриягә

Бу хәл 1995 елның апрель башында булды. Без Пионерская урамында яшәүче Володя белән җиңел машина алу ниятеннән Венгриягә барырга уйладык. Ул елларда бездә Жигули алырлык түгел, ә анда тотылган машиналар сата торган вакыт. Володя армиядә шунда шофер булып хезмәт иткәнлектән, юлларны яхшы белә иде. Алдан әзерләнеп, чит ил паспортлары ясатып,...

Бу хәл 1995 елның апрель башында булды. Без Пионерская урамында яшәүче Володя белән җиңел машина алу ниятеннән Венгриягә барырга уйладык. Ул елларда бездә Жигули алырлык түгел, ә анда тотылган машиналар сата торган вакыт. Володя армиядә шунда шофер булып хезмәт иткәнлектән, юлларны яхшы белә иде. Алдан әзерләнеп, чит ил паспортлары ясатып, поездда юлга кузгалдык. Әйбәт кенә Венгрия башкаласы Будапештка барып җиттек. Бу атнаның җомга көне иде. Урнашып, икенче көнне машина базарына юл алдык. Ә базарда тотылган Жигулиларның исәбе юк. Менә бит, Россиядә машина табып булмый, ә монда тулып ята. Юлдашым - "Копейка", мин "Пятерка" машиналары сатып алып, түләүле тукталышка куйдык, чөнки документларны рәсмиләштерер өчен дүшәмбене көтәргә кирәк иде. Ялларны анда үткәрергә туры килде, шәһәрне карап кайтырга булдык. Шәһәр бик матур, чиста, урамда аунап яткан чүп-чар күренми. Мин, кызыксынып, бер кибеткә кереп чыгарга уйладым. Керсәм, хәйран калдым. Андагы пөхтәлек, чисталык. Кибетчеләре дә ягымлы, яшь, матур кызлар. Мондый хәлдән уңайсызланып, ишек төбеннән генә күземне йөрткәләдем дә чыгып киттем. Кызлар нәрсә уйлап калганнардыр инде?!

Дүшәмбе көнне документларны алып, кайтыр юлга чыктык. Ул көнне Венгриянең Дебрецын шәһәрендә кунарга туры килде. Володя шул шәһәрдә хезмәт иткән икән. Икенче көнне иртәнге якта кузгалып, Венгрия белән Украина чигенә килеп җиттек. Таможняда - техника, очы-кырые юк. Бер тәүлексез дә чыга алмыйсыз, диделәр. Уйлаштык та, Румыния аркылы кайтырга булдык. Андагы чик буенда бу кадәр техника юк иде. Румыниядә Карпат тауларыннан чыгарга туры килде. Карпат тавына кичтән менә башлаган идек, яктыра башлагач кына менеп җиттек. Менеп җиткәч, туктап карап тордык. Андагы матурлык! Ап-ак кар ята, җәннәт шушында диярсең.

Румыния белән Украина таможнясында гына бераз күңелсез хәл килеп чыкты. Таможняда тикшерү эшләре бетеп, документларны кулга алып, капкалар ачылганын көтеп утырганда, машинага пассажир ягыннан бер кеше кереп утырды бит. Бу миннән акча сорый башламасынмы?! Мин каршы килгәч, куркыта башлады, моннан чыгуга авариягә очраячаксыз, ди. Моны көтеп машина янында тагын икесе басып тора. Мин каушап калдым, борчыла башладым. 10 доллар бирергә мәҗбүр булдым. Минем машинадан чыккач, икенче машинага кереп утырды теге. Анда да шул безнең халык, русча әйбәт сөйләшәләр, теләсә ничек акча эшләп, кеше талап йөриләр.

Менә шулай шактый гына юллар узып, кукмарабызга кайтып җиттек. Юлда бүтән әллә ни күңелсезлекләр булмады үзе.

Мурат, Кукмара

фото: http://www.liveinternet.ru/users/anna_27/rubric/1209011/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk