Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ленин бабайны Казанга кем чакырган?

Соңгы елларда коммунистларның 1 май бәйрәмен ике лагерьга бүленеп билгеләп үтүе гадәти хәлгә әйләнде. Быел да Хафиз Миргалимов һәм КПРФ яклылар Бауман урамында җыелса, "Коммунисты России" партиясе митингны Мулланур Вахитов һәйкәле янында оештырды. "Мин Ленинга охшамаган, ул миңа охшаган" Казанның Бауман урамында узган митингта быел тере Ильичны күреп, капшап карарга,...

Соңгы елларда коммунистларның 1 май бәйрәмен ике лагерьга бүленеп билгеләп үтүе гадәти хәлгә әйләнде. Быел да Хафиз Миргалимов һәм КПРФ яклылар Бауман урамында җыелса, "Коммунисты России" партиясе митингны Мулланур Вахитов һәйкәле янында оештырды.

"Мин Ленинга охшамаган, ул миңа охшаган"

Казанның Бауман урамында узган митингта быел тере Ильичны күреп, капшап карарга, хәтта фотога да төшәргә мөмкин иде. Ильич дигәнем - Чаллыдан килгән Рәфкатулла Мифтахетдинов. "1 май митингына Ленин бабайга охшатып махсус киенеп чыктыгызмы", дигән сорау Ильичны бераз үпкәләтте. "Мин аңа охшамаган, ул миңа охшаган, - диде Рәфкатулла абзый. - Тарихны белсәгез, Ленинның фуражкасы восьмиклинка булган, ә минеке - шестиклинка. Аның галстугы кызыл булган, ә минеке - кара".

Ильич үзе коммунист түгел икән. Бу партиядә бервакытта да тормаган. Ләкин сул партияләргә битараф түгел, ди. Ленин бабайны Казанга кем чакырган? Монысын ул әйтмәде.

"1 май бәйрәмендә халык елдан-ел кими. Моның сәбәбе - хөкүмәткә ышаныч бетүдә, - ди Рәфкатулла абзый. - Элек без өмет белән яши идек. Хәзер хөкүмәткә бернинди ышаныч юк. Тормыш начарайды. Совет чоры халыкка бушлай фатир бирде, белем алу, медицина - болары да түләүсез иде. 1 май митингына бүген шуларны сагынып чыгабыз".

КПРФның республика комитеты беренче секретаре Хафиз Миргалимов Россия хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев һәм аның министрлары отставкага китәргә тиеш дип саный. "Медведев алып барган сәясәттән халык канәгать түгел, - ди Миргалимов. - Без бу кешене отставкага җибәрү өчен 2 миллионга якын имза җыйдык һәм ул имзаларны Мәскәүгә җибәрәчәкбез. Россиягә халык мәнфәгатьләрен яклый торган хөкүмәт кирәк. Шул ук вакытта КПРФ бүген Кырым, Украинаны яклап чыккан Президент Путинның курсын дөрес дип саный".

"Зюганов безне сатты!"

"Коммунисты России" һәм КПРФ арасында бүген ни өчен бердәмлек юк соң? "Коммунисты России" партиясенең Татарстан бүлегендә икенче секретарь Роберт Садыйков аңлатканча, КПРФның лидеры Хафиз Миргалимов - Зюганов кешесе. "Ә безнең Зюгановка ышаныч бетте, - ди Садыйков. - Мин ике мәртәбә сайлауларда аның ышанычлы кешесе булдым. Тик бу кеше безне гел сата торды. Зюганов Татарстанны, татарларны яратмый. Шуңа да без бу кеше белән эш алып барып булмый дигән фикергә килдек. Ул Россия хакимиятенә кереп урнашкан, аңа шунда уңайлы. Ә ил, халык мәнфәгатьләре аны кызыксындырмый. Шуңа да каршы сүзләр әйтә торгач, Зюганов безне куа башлады. Без ахыр чиктә КПРФтан китеп бардык. Үзебез белән Татарстан коммунистларының 80%ын алып киттек. Бүген "Коммунисты России" партиясенә кушылдык".

КПРФның Татарстан бүлегендә чатнау 2012 елда килеп чыга. Хафиз Миргалимов һәм Зюганов алып барган сәясәттән канәгатьсезләр республикада тагын бер комитет оештыра. Әмма КПРФ аны танымый. Кызыл путчта катнашучылар бер-бер артлы партия сафларыннан чыгарыла. Узган елгы сайлаулар алдыннан альтернатив коммунистларның күпчелеге "Коммунисты России" партиясенә берегә.

Бүген Татарстанда коммунистлар ике лагерьга аерылган. Аларның кушылуы һәм килешүе турында сүзләр әлегә ишетелми.

Марсель ӘСКӘРОВ
Акчарлак
№ |

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk