Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Кыш бабай бүләге” акциясе призын откан Екатерина Исаева гомере буе киез итек фабрикасында эшләгән

Район газетасына язылучылар арасында термос-чәйнек (термопот) уйнатылачагы турында игълан иткән идек. Бу акция "Кыш бабай бүләге" дип аталса да, чынлыкта әлеге призның иганәчесе - Зур Кукмара авылында яшәүче, "Металлодизайн" җәмгыяте җитәкчесе Равил Рәшит улы Ганиев. Отышка ия булган 73 яшьлек Екатерина Исаева аңа да, редакция коллективына да бик рәхмәтле булуын...

Район газетасына язылучылар арасында термос-чәйнек (термопот) уйнатылачагы турында игълан иткән идек. Бу акция "Кыш бабай бүләге" дип аталса да, чынлыкта әлеге призның иганәчесе - Зур Кукмара авылында яшәүче, "Металлодизайн" җәмгыяте җитәкчесе Равил Рәшит улы Ганиев. Отышка ия булган 73 яшьлек Екатерина Исаева аңа да, редакция коллективына да бик рәхмәтле булуын белдерде.

-Бүләк отуым турында редакциядән шалтыратып әйткәч, ышанмый тордым башта. Аннары сөенечемнән нишләргә белмәдем,- диде саф татар телендә әлеге мөлаем йөзле удмурт хатыны.

Тумышы белән Екатерина апа Түбән Комар авылыннан. 1972 елда Кукмарага күченеп килгәннәр. Ире Александр белән икесе дә киез итек фабрикасына урнашып, пенсиягә чыкканчы шунда эшләгәннәр. Берсенең стажы -20, икенчесенең 30 ел. Кызы Галинаның матурлыгын күреп, актриса, мөгаен, дип уйлаган идек, ул да киез итек-киез комбинатында оператор эшен башкара икән. Ике абыйсы да шушында ук байтак еллар хезмәт куйганнар, берсе әле дә эшли.

-Район газетасын гомер буе алабыз, аның аша барлык яңалыкларны белеп торабыз. Мин үзем бигрәк тә спорт темасын яратам. Спортчыларыбызның һәрчак алдынгы урыннар яулавына шаккатам һәм бик куанам, алга таба да яңа уңышлар яуласыннар,- дип саубуллашты Екатерина Исаева. Бүләгенең куанычын күрсен, чәйләре тәмле булсын үзенең.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

фото: http://sourceschm.appspot.com/elektricheskie-shemy-elektrochaynik-termos.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X