Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмаралылар Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылында Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәреп кайттылар (+Фоторепортаж)

Узган атнада безнекеләр - Кукмара районы җитәкчелеге, үзешчән сәнгать осталары, мәдәният хезмәткәрләре, Оренбург өлкәсенең Сакмар районы, Татар Каргалысы авылына барып, VI Бөтенроссия авыл Сабан туен гөрләтеп үткәреп кайттылар. Бәйрәмдә Россиянең Идел буе федераль округының вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг һәм...

Узган атнада безнекеләр - Кукмара районы җитәкчелеге, үзешчән сәнгать осталары, мәдәният хезмәткәрләре, Оренбург өлкәсенең Сакмар районы, Татар Каргалысы авылына барып, VI Бөтенроссия авыл Сабан туен гөрләтеп үткәреп кайттылар.

Бәйрәмдә Россиянең Идел буе федераль округының вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг һәм Россиянең башка 18 төбәгеннән кунаклар, 20ләп мөселман оешмаларының дини лидерлары, алтмышлап татар диаспорасы вәкилләре катнашты. Кытайдан, Австралия, Казахстаннан да бер төркем рәсми делегация бәйрәм чараларында күңел ачты.

-Татар Каргалысы - 4 меңнән артык кеше яши торган, Татарстаннан 800 чакрым ераклыкта урнашкан борынгы татар авылы икән, - дип Сабантуйдан кайткач, үз кичерешләре белән уртаклашты район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Нуриев. - Саба һәм Кукмара районнарының сәүдәгәрләре нигез салган авыл Азия белән Европаны тоташтыручы сәүдә үзәге вазыйфасын башкарган, диләр. Милләттәшләребез саф әдәби телдә аралашалар, сәүдәгәр оста булган халык терлек, кош-корт асрап сата. Районыбыз делегациясе бу бәйрәмдә Татарстаныбыз исеменнән чыгыш ясады. Кукмара төзүчеләре берникадәр вакыт алдан барып, Сабантуй мәйданына Кукмара утары - ишегалды ясадылар. Утарыбыз мәйданның керү өлешендә үк булганлыктан, ишегалдыннан көн дәвамында кунаклар өзелмәде, иртәдән кичкә кадәр 100гә якын Кукмара үзешчәннәре көче белән махсус бәйрәм программасы күрсәтелде, килгән халык безнең белән бергә күңел ачты. Кукмара металл савыт-сабалар заводы, тегү фабрикасы, киез итек-киез комбинаты, Лубян урман хуҗалыгы көллияте дә утар эчендә сату-күргәзмә оештырды. Кунаклар безнекеләр җитештергән товарларның төрлелегенә, музей экспонатларының матур итеп бирелешенә шаккаттылар дисәм дә мактану булмас.

Федераль Сабантуй алдыннан авыл берникадәр үзгәреш кичергән, 70 миллион сумга авыл мәктәбенә зур ремонт ясаганнар, 15 миллион сумга авыл мәдәният йортын төзекләндергәннәр. Иртәгә Сабантуй буласы дигән көнне биредә Кукмара үзешчәннәре көче белән шыгрым тулы халык алдында Сабантуй алды концерты да күрсәтелде. Гадәттәгечә, ул көчле алкышлар белән тәмамланды.

Авыл Сабантуенда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән баһадирлар бил алышты. Сабантуйның абсолют батыры булып, Теләче районыннан килгән Раил Нургалиев калды. Россиянең атказанган спорт остасы, милли көрәш буенча ике тапкыр дөнья чемпионына тәкәдән тыш җиңел машина бүләк итеп бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев