Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада яшәүче Ибраһимовлар бакчадагы бассейнда инештән тоткан балыклар үрчетәләр

Үземнән беләм: агым суга карап, анда тын гына йөзеп йөргән балыкларны күзәтү күңелгә чиксез рәхәтлек, ял бирә. Авыр, борчулы уйлардан арынасың, дөнья мәшәкатьләре эреп юкка чыккандай була. Әнә шулай табигать белән ара-тирә булса да "күзгә-күз" калулар кирәктер ул. Кайберәүләр юкка гына өйләрендә аквариумнар тотмыйлар бит. Пыяла тышча эчендәге галәмәт матур...

Үземнән беләм: агым суга карап, анда тын гына йөзеп йөргән балыкларны күзәтү күңелгә чиксез рәхәтлек, ял бирә. Авыр, борчулы уйлардан арынасың, дөнья мәшәкатьләре эреп юкка чыккандай була. Әнә шулай табигать белән ара-тирә булса да "күзгә-күз" калулар кирәктер ул. Кайберәүләр юкка гына өйләрендә аквариумнар тотмыйлар бит. Пыяла тышча эчендәге галәмәт матур экзотик балыклар беркемне дә битараф калдырмый, минемчә.

Ә менә Кукмарада яшәүче Ибраһимовлар үзебезнең тирәлектәге инеш-күлләрдән тоткан гап-гади балыкларны үрчетәләр. Кайда диген - бакчадагы бассейнда!

-Зурлап язу кирәк түгел бу хакта, кызыксынып, үзебез өчен генә шөгыльләнәбез бит. Бассейны да иске инде, зур да түгел, - дип, хуҗабикә Альбина ханым башта каршы килсә дә, соңыннан ризалашты.

Дөрестән дә, бассейнның "яше" утыз елдан артык икән. Өй салганда ясарга булганнар аны. Су савыты булыр, дигәннәр. Үз йорт-җирең белән яшәгәндә ансыз булмый бит. Яңа вакытында үзләре дә шунда коенып хәл алганнар. Үзләре дигәнем - ире Бәхтияр, игезәк балалары Рифгать белән Эльмира, төпчек кызлары Римма. Соңрак үрдәк-казлар асрап, аларны шунда йөздерү өчен файдаланганнар. Ә 1985 елдан бассейн балыкларның "йорты" булып хезмәт итә.

-Тормыш иптәшем "Пишмаш" оешмасын җитәкләде. Җаваплы эшеннән ял иткән вакытларында балыкка йөрергә бик хирыс иде. Елга-күлләрдән тотып кайта да, матуррак күренгәннәрен бассейнга җибәрә. Вафат булганына егерме ел инде, урыны җәннәттә булсын, - дип үткәннәрне искә алды Альбина ханым. - Хәзер улым йөри балыкка. Иптәшләре белән Нократ елгасына да, Синәр күленә дә, Кызыл Тау авылы янындагы сулыкка да баралар.

-Перловка ярмасыннан пешерелгән ботка алып барып, су өстенә ташлыйбыз. Балыклар шул урынга җыела, җилгә алданып, кармакка эләгәләр,- дип сөйли Рифгать үзе. -Бассейндагы балыкларга да шул ук перловканы, ипи валчыклары сибәбез. Алар күп ашамыйлар, судагы бөҗәкләр белән дә тукланалар.

Биредә күпләп үрчи торган бака үләне дә балыклар өчен табигый сулыктагы кебек шартлар тудыра икән.

-Бассейнны дүрт-биш елга бер тапкыр чистартып торабыз, - ди Альбина ханым.- Суын алып бетереп, резин итекләр киеп төшәбез дә, кырып-ышкып юабыз. Шактый көч сорый торган хезмәт бу. Балыкларны шул арада сулы савытка салып торабыз, зурракларын пешереп яки кыздырып ашыйбыз. Ике ел элек бассейнга капиталь ремонт ясадык, штукатуркаларын яңарттык.

-Балык "уңышы" күп буламы соң? - дип сорамыйча түзмим. Альбина ханым серле елмая:

-Елына унлап эре балыкны тотып алабыз инде. Җимнәре туклыклы булгангадыр, елга-күлнекеләргә караганда тәмлерәк кебек тоела. Без бит күпләп, сату өчен үрчетмибез, күңел өчен генә. Бассейн тирәли чия агачлары үсә, аларның ботаклары матур булып, су өслегенә иелеп торалар. Шунда ук чәчәкләр дә утыртам. Оныкларыма аеруча күңелле биредә. Алар дүртәү минем. Иң кечкенәсенә өч яшь ярым. Инде биш айлык оныкчыгым да бар.

...Ноябрь ае узып бара. Балыклар бассейн төбендәге бер метрлап тирәнлектәге уемга төшкәннәр инде, кышны шунда чыгачаклар. Һава керсен өчен өстендәге бозын тишкәләп торасы була, әлбәттә. Шуңа карамастан, язга кайбер балыклар үлә икән. Әмма бассейнда тормыш сүнми: исән калган ана балыклар уылдык чәчә, бераздан маймычлар барлыкка килә. Аларга елга-күлдән алып кайткан тотым өстәлә. Шулай итеп, бу күренеш елдан-ел кабатланып килә...

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X