Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара районында өлкәннәр дә, яшьләр дә сәламәтлек юлында (+Фоторепортаж)

Районыбызның инвалидлар җәмгыяте вәкилләре актив тормыш белән яши. Конкурс-бәйгеләрдә катнашырга, спорт чараларында үзләрен сынарга, төрле очрашуларда катнашырга да вакыт табалар алар. Узган ел исә өлкәннәребез, "Тылсым" үзәге белгечләре белән берлектә әзерләп, республикакүләм конкурска үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр һәм ике грант оттылар. -Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстандагы оешмасы тарафыннан һәрдаим төрле семинарлар...

Районыбызның инвалидлар җәмгыяте вәкилләре актив тормыш белән яши. Конкурс-бәйгеләрдә катнашырга, спорт чараларында үзләрен сынарга, төрле очрашуларда катнашырга да вакыт табалар алар. Узган ел исә өлкәннәребез, "Тылсым" үзәге белгечләре белән берлектә әзерләп, республикакүләм конкурска үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр һәм ике грант оттылар.

-Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстандагы оешмасы тарафыннан һәрдаим төрле семинарлар оештырыла. Без аларда бик теләп катнашабыз, алган белемнәребезне тормышка ашырырга тырышабыз, - ди район инвалидлар җәмгыяте рәисе Равил Нигъмәтҗанов. - "Туризм - сәламәтлек юлында" дигән проектыбыз белән - 285 мең сумлык, ә "Тулы канлы тормыш белән яшәү" проекты өчен 106 мең 556 сумлык грантка ия булдык. Бу безнең барыбыз өчен дә зур сөенеч булды.

"Туризм - сәламәтлек юлында" дигән проектның грант акчасына туризм өчен кирәк-яраклар сатып алынган. Палатка, йокы капчыгы, рюкзак, күчмә учак - һәммәсе дә бар. "Аргамак" инвалидлар командасының бертөсле итеп тегелгән кышкы спорт киемнәре дә үзләренә бик килешле, җәйгесенә исә тегәргә заказ бирелгән.

-Ярышларга җыена башласак, я бер әйбер, я икенчесе булмый иде. Хәзер барысы да үзебездә бар, - ди Равил абый.

Әлеге проект кысаларында "Тылсым" үзәге янындагы мәйданда махсус ярыш оештырылды. Анда "Аргамак", "Шәфкать" тернәкләндерү үзәге, "Волонтерлар"ның өлкәннәр төркеме һәм тренер Алексай Белянин җитәкчелегендәге күппрофильле лицей командалары көч сынашты. Туризм серләренә төшендерү максатыннан уздырылган әлеге бәйгедә берәү дә читтә калмады. Өлкәннәребез аеруча булдыралар! Әнә бит үз командаларын тәкъдим итүгә дә ничек тырышып әзерләнгән алар - эмблема ясаудан тыш, стена газеталарына кадәр чыгарганнар.

-Төркемебездә Надежда Саватеева да бар иде әле, ул бераз авырып китте. Әмма өеннән булса да безгә үзенең күрсәтмәләрен биреп, өйрәтеп тора, - ди "Волонтерлар" төркеме капитаны Римма Әхмәдиева.

Яшьләр белән беррәттән, өлкәннәр дә озын дистанциядә каршылыклар полосасын уздылар, вакытка палатка корып урнаштырдылар, утын кисеп күчмә учакны торгыздылар һәм анда ярты литр су кайнаттылар, "төен"нәр бәйләделәр, ашарга әзерләделәр, беренче медицина ярдәме күрсәттеләр. Көн дәвамында барган ярыш бик күңелле узды, "дуслык" җиңүе белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk