30 июнь 2015 яңалыклары
-
Синоптиклар Кукмарада салкынча һава һәм бераз яңгыр вәгъдә итә
Һава торышы ничек кенә сынамый быел безне: йә салкынча, йә баш миләре кайнап чыгарлык эсселек. Нихәл итәсең, чыдыйбыз инде. Соңгы вакытта эссе һавага шулкадәр ияләнеп беткәнбез ки, бүген җылылык 20 градуска гына калгач, хәтта җылы кофталарны киеп куйдык. Чама белән шушындый температура әле пәнҗешәмбе көнне дә сакланачак, бераз яңгырлар явачак....
-
Өч пассажир тешсез калган
prokazan.ru сайты хәбәр иткәнчә, бүген Казанның Киров районында ике трамвай бәрелешкән: трамвай йөртүче кыз, идарә итү системасын бутап, алда торган трамвайга килеп бәрелгән. Баш миләрен кайната торган эссе көн аңа да йогынты ясагандыр, күрәсең. Нәтиҗәдә сигез пассажир зыян күргән, өчесенең тешләре коелып төшкән, калганнарының баш миләре селкенгән. Кондукторның җилкә сөяге...
-
Акциядә вәгъдә ителгән ике капчык шикәр комы үзенең ияләрен тапты (+Фото)
"Хезмәт даны" газетасы үткәрә торган төрле акцияләрнең нәтиҗәләрен сез - әлеге акциядә катнашучылар гына түгел, без дә зарыгып, кызыксынып көтәбез. Чөнки, кайсы бүләк кемгә буласын, бу юлы кемгә бәхет елмаясын редакция коллективы түгел, ә акциянең иганәчесе "хәл итә". Дөресрәге, саннар язылган кәгазь аның җиңел кулы белән тартмадан алына. Ә безнең...
-
Кичәге яңгыр Мамадышка бәла-казалар да алып килгән: бер ирне ток суккан
Күптән көткән яңгыр, шифалы суларын гына түгел, бәла-казалар да алып килде. Дүшәмбе көнне төштән соң күкне каракучкыл болыт каплый башлады да, сәгать 4 тулгандарак, давыллап коя да башлады. Сәгатьтән артык, бер көчәеп-бер кимеп, яуды да яуды ул. Мамадыш, Ушма аръягы урамнары буйлап инде күптән күрелмәгән ташулар акты. Спирт заводы белән...
-
Рөстәм Миңнеханов Президент праймеризында җиңде
27 июньдә Казан шәһәренең теннис Академиясендә Татарстан Президенты вазыйфасына партия эчендә алдан тавыш бирүнең йомгаклау этабы булды. Илебездә праймеризны беренче тапкыр җәмәгатьчелек вәкилләре үткәрде. Тавышларны санау нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 95 проценты Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш биргән. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&
-
Кукмара чиркәвенә изге Луканың дәвалау көченә ия булган сөякләре (мощи) китереләчәк
2 июльдә Кукмара православие җәмәгатьчелеге өчен үзенчәлекле вакыйга булачак: поселокның Петропавлов чиркәвенә дәвалаучы һәм тәүбә иттерүче булган изге Лука Крымскийның дәвалау көченә ия сөякләре китереләчәк. Бу сөякләргә табыну һәм гыйбадәт кылу 2, 3, 4 июльдә мөмкин булачак. Чиркәү 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли.
-
Кукмара районында өлкәннәр дә, яшьләр дә сәламәтлек юлында (+Фоторепортаж)
Районыбызның инвалидлар җәмгыяте вәкилләре актив тормыш белән яши. Конкурс-бәйгеләрдә катнашырга, спорт чараларында үзләрен сынарга, төрле очрашуларда катнашырга да вакыт табалар алар. Узган ел исә өлкәннәребез, "Тылсым" үзәге белгечләре белән берлектә әзерләп, республикакүләм конкурска үзләренең проектларын тәкъдим иттеләр һәм ике грант оттылар. -Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстандагы оешмасы тарафыннан һәрдаим төрле семинарлар...
-
Кукмарада мәрхәмәтле кешеләр күп
Хәзерге заманда минем сыман ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә чит-ятлардан мәрхәмәт өмет итү бик кыен. Ләкин безнең арада да үзләренең вакытларын, көчләрен кызганмыйча, булышырга әзер торучы кешеләрнең булуы күңелгә җылы өсти. Фәнил, Илназ, Ришат, Фәнис исемле егетләр, үтенечемне тыңлап, йортымның түбәсен төзекләндерделәр. Аларның эшләгән яхшылыклары үзләренә әйләнеп кайтсын иде. Софья Собакина. фото:...
-
“Наркотикларга каршы көрәш” айлыгы кысаларында китапханәләрдә төрле чаралар узды
Түбән Арбаш авылы китапханәчесе Рима Хисамова, әхлак һәм экологик тәрбия бирү максатыннан, мәктәп яны лагерендә йөрүче балалар өчен "Шәфкатьле булу җиңелме? Һәм "Чишмә җыры-бишек җыры сыман" дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү, әңгәмә, рәсем бәйгесе үткәрде. Язучыларга багышланган презентация күрсәтте. Шулай ук әлеге авыл китапханәчесе наркотикларга каршы көрәш айлыгы кысаларында...
-
Чарлы авылында капиталь төзекләндерелгән мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты (+Фоторепортаж)
Чарлы авылында республика программасы кысаларында капиталь төзекләндерелгән мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты. Һава торышы бәйрәм тантанасын гына көткән диярсең: авылда күкрәп, тирә-юньне сафландырып, күптән көтеп алынган җәйге җылы яңгыр явып узды. ...Мәдәният йорты тирәсендә чын мәгънәсендә бәйрәм - табаларда чыжлап коймак-беленнәр пешеп, самавырларда чәйләр кайнап тора, тирә-юньгә дәртле көй-моң агыла....