Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кичәге яңгыр Мамадышка бәла-казалар да алып килгән: бер ирне ток суккан

Күптән көткән яңгыр, шифалы суларын гына түгел, бәла-казалар да алып килде. Дүшәмбе көнне төштән соң күкне каракучкыл болыт каплый башлады да, сәгать 4 тулгандарак, давыллап коя да башлады. Сәгатьтән артык, бер көчәеп-бер кимеп, яуды да яуды ул. Мамадыш, Ушма аръягы урамнары буйлап инде күптән күрелмәгән ташулар акты. Спирт заводы белән...

Күптән көткән яңгыр, шифалы суларын гына түгел, бәла-казалар да алып килде.

Дүшәмбе көнне төштән соң күкне каракучкыл болыт каплый башлады да, сәгать 4 тулгандарак, давыллап коя да башлады. Сәгатьтән артык, бер көчәеп-бер кимеп, яуды да яуды ул. Мамадыш, Ушма аръягы урамнары буйлап инде күптән күрелмәгән ташулар акты. Спирт заводы белән нефть продуктлары предприятиесе арасындагы юлга су тулып чып-чын күл хасил булган иде. Чөнки юл кырыена бордюрлар тезгәндә су агып китәр өчен канал калдырылмаган. Автовокзал янындагы 150нче йортның түбәсен кубарып, юлның икенче ягындагы "КамАЗ" автомашинасы өстенә каплап куйган. Бер рәттән, 0,4 киловольтлы электр линиясен дә өзгән. Берничә шәхси йортның да түбәләрендә зыян килгән урыннар бар. Кайсының кыегын бераз кубарган, кайсының - калайларын бөкләп куйган. Шул ук Давыдов урамында бер ир кешене ток сугып үтергән. Ташу сулары Төзүчеләр урамындагы 12нче йортның подвалына тулган. Бөтен мамадышлылар горурлана, кунаклар сокланып китә торган Нократ яр буендагы газонны да тушу юып, ерганак ясаган. Машиналар өстенә агач ботаклары сынып төшеп зыян салу очраклары булган.

-Урта Кирмән подстанциясендә изоляторлар тишелде. Берничә авылда агачлар авып линияне өзделәр, - ди электр челтәрләре директоры Рафаил Абдрахманов.

Кайсы авылларда шәхси йортларга һәм хуҗалыкларга зыян килүе белән кызыксынып, бепрничә иминият компаниясенә дә шалтыратып алдык. Гадәттә, шалтыратулар кичтән, давылдан соң ук башлана.

-Безгә шалтыратулар юк әле,-диде "Росгосстрах"ның шәһәребездәге агентлыгы җитәкчесе Олег Рылов. "Чулпан" компаниясендә дә шундый ук җавап ишеттек. Булмагач, бигрәк тә яхшы. Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлекчәсендә дә, бер ирне электр тогы сугып үтерүеннән башка, давыл, яңгыр белән бәйле башка шалтыратулар булмавын әйттеләр. Район гадәттән тыш хәлләр һәм гражданлык оборонасы идарәсендә дә югарыда саналган очраклардан башка бәла-казаларның булмавын әйтеп сөендерделәр. Шулай гына була күрсен!

Минневәрис Мингалиев

чыганак: http://www.mamadysh-rt.ru/obshchestvo/item/10844-kich-mamadyshta-ber-irne-tok-sukty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk