Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Акциядә вәгъдә ителгән ике капчык шикәр комы үзенең ияләрен тапты (+Фото)

"Хезмәт даны" газетасы үткәрә торган төрле акцияләрнең нәтиҗәләрен сез - әлеге акциядә катнашучылар гына түгел, без дә зарыгып, кызыксынып көтәбез. Чөнки, кайсы бүләк кемгә буласын, бу юлы кемгә бәхет елмаясын редакция коллективы түгел, ә акциянең иганәчесе "хәл итә". Дөресрәге, саннар язылган кәгазь аның җиңел кулы белән тартмадан алына. Ә безнең...

"Хезмәт даны" газетасы үткәрә торган төрле акцияләрнең нәтиҗәләрен сез - әлеге акциядә катнашучылар гына түгел, без дә зарыгып, кызыксынып көтәбез. Чөнки, кайсы бүләк кемгә буласын, бу юлы кемгә бәхет елмаясын редакция коллективы түгел, ә акциянең иганәчесе "хәл итә". Дөресрәге, саннар язылган кәгазь аның җиңел кулы белән тартмадан алына. Ә безнең эш - исемлектә бу сан астында кем теркәлгән булуын гына ачыклау.

Кукмараның Яхин урамында урнашкан "Престиж" мебель кибете хуҗасы Заһит Хәбибуллин бигрәк төгәл, җитез кеше булып чыкты. Иң элек аңа рәхмәтебезне җиткерик әле. Газета укучыларыбыз арасында чираттагы акцияне оештырмакчы идек, ярдәм итә алмассызмы, дигән үтенечебезне аяк астына салып таптамады ул. Шул арада ике капчык шикәр комын редакциягә китереп дә куйды, җиңүчеләрне ачыклыйсы көнне дә иртән үк "ялт" итеп килеп җитте. Аның белән "эш итәсегез" булса - куркып тормагыз, мөрәҗәгать итегез, вакытында заказыгызны да үтәр, гозерегезне дә тыңлар дип әйтүебез.

Шулай итеп, акциягә нәтиҗә ясар көн килеп җитте һәм Заһит абыебыз тартмадан 45 һәм 200 саннары язылган кәгазьләрне тартып чыгарды.

Исемлектә бу саннар белән Югары Шөн авылында яшәүче Надежда Кусаева һәм Ядегәрдә яшәүче Гөлфирә Гарифуллиналар теркәлгән иде.

Баш мөхәррир Гөлгенә Шәрипова Надежда ханымга шалтыратып сөенче алганда, аның: "И, рәхмәт, и, рәхмәт" дип әйтүләре телефон аша безгә дә ишетелеп торды.

Надежда Кусаева әлеге бүләккә чынлап та лаек икән - 35 ел буе хат ташучы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан ул. Шушы еллар эчендә аның кулы белән ничә район газетасы почта тартмаларына салынды икән?!

Икенче җиңүчебез Гөлфирә апа исә шикәр комы сезгә булды, дип әйткәч, берникадәр эндәшми торды. Озак еллар "Восток" хуҗалыгында хисапчы-кассир булып эшләүче ханым:"Ююгалып калдым бит әле",- диде.

Гөлфия апа белән аның тормыш иптәше Марат абый Гарифуллиннар берничә ел буе безнең газетадан аерылып торган булганнар. Акция турында ишетеп, белдерүләр, район яңалыклары турында хәбәрдар булып тору өчен, быелның икенче яртыеллыгына газетага язылганнар.

Сүзебез ахырында сезгә бер генә теләк: кайнатмаларыгыз, компотларыгыз тәмле булсын. Киләчәктә дә бергә булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk