Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Наркотикларга каршы көрәш” айлыгы кысаларында китапханәләрдә төрле чаралар узды

Түбән Арбаш авылы китапханәчесе Рима Хисамова, әхлак һәм экологик тәрбия бирү максатыннан, мәктәп яны лагерендә йөрүче балалар өчен "Шәфкатьле булу җиңелме? Һәм "Чишмә җыры-бишек җыры сыман" дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү, әңгәмә, рәсем бәйгесе үткәрде. Язучыларга багышланган презентация күрсәтте. Шулай ук әлеге авыл китапханәчесе наркотикларга каршы көрәш айлыгы кысаларында...

Түбән Арбаш авылы китапханәчесе Рима Хисамова, әхлак һәм экологик тәрбия бирү максатыннан, мәктәп яны лагерендә йөрүче балалар өчен "Шәфкатьле булу җиңелме? Һәм "Чишмә җыры-бишек җыры сыман" дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү, әңгәмә, рәсем бәйгесе үткәрде. Язучыларга багышланган презентация күрсәтте.

Шулай ук әлеге авыл китапханәчесе наркотикларга каршы көрәш айлыгы кысаларында яшүсмерләр өчен "Наркотиклар, спайслар турында мин нәрсә беләм?" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Укучылар тест сорауларына җавап бирү бәйгесендә катнаштылар. Наркотикларның тормыш өчен куркыныч матдә булуына төшенделәр.

Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен, "Зарарлы гадәтләр безгә юлдаш булмасын" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында балаларга тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллануның зарары хакында сөйләнде. Наркомания темасына багышланган презентация күрсәтелеп, наркотиклар турында белешмә бирелде. Соңыннан укучылар үз фикерләрен әйтеп, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга кирәк дигән фикергә килделәр.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk