Кукмара полициясе йорт каракларын эзли
30 ноябрьдә, якынча көндезге сәгать бердән кичке сәгать дүрткә кадәрге вакыт эчендә билгесез затлар, поселокның Тимер юл урамындагы торак йортларның берсенең веранда тәрәзәсен ватып, өй эченә үтеп керәләр, аннан акча урлыйлар. Полиция хезмәткәрләре җинаять кылуда шикләнелүче ике ир-атны эзли. Аларның аерым билгеләре: Икесе дә 35-40 яшьләр тирәсендә, кара тут, овал...
30 ноябрьдә, якынча көндезге сәгать бердән кичке сәгать дүрткә кадәрге вакыт эчендә билгесез затлар, поселокның Тимер юл урамындагы торак йортларның берсенең веранда тәрәзәсен ватып, өй эченә үтеп керәләр, аннан акча урлыйлар. Полиция хезмәткәрләре җинаять кылуда шикләнелүче ике ир-атны эзли.
Аларның аерым билгеләре:
Икесе дә 35-40 яшьләр тирәсендә, кара тут, овал сыман йөзле, берсенең буе уртача, икенчесенеке бераз озынрак, гәүдә төзелешләре ябык. Берсенең өстендә кара, икенчесенекендә караңгы зәңгәр төстәге куртка, кара чалбар, кара төстәге башлык кигәннәр, рус телендә сөйләшәләр.
Урлау факты, каракларның үзләре, аларның кайда булулары турында ни дә булса белсәгез, яки урамда кыяфәтләре алда әйтелгән билгеләргә туры килгән шикле кешеләрне очратсагыз, 02, 2-70-80, 2-65-36 телефоннары аша полициягә хәбәр итүегезне сорыйбыз. Анонимлык гарантияләнә, бүләк бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев