Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара кызы Гүзәл Баһавиеваның кул эшләре күз явын алырлык

Һәркем бу тормышта бәхетле булырга тели. Әмма язмыш сынауларны үзенчә билгели. Кемнеңдер юлына күтәрә алмаслык авырлыклар китереп куя, ә кемнеңдер өлешенә зурдан-зур шатлыклар туры килә. Кайбер кешеләр: "Нишләп минем белән генә шундый хәлләр була соң?" - диләр, ә якын-тирәләрендә аларга караганда да авыррак хәлдә калучылар бар икәнен аңламыйлар. Кукмара кызы...

Һәркем бу тормышта бәхетле булырга тели. Әмма язмыш сынауларны үзенчә билгели. Кемнеңдер юлына күтәрә алмаслык авырлыклар китереп куя, ә кемнеңдер өлешенә зурдан-зур шатлыклар туры килә. Кайбер кешеләр: "Нишләп минем белән генә шундый хәлләр була соң?" - диләр, ә якын-тирәләрендә аларга караганда да авыррак хәлдә калучылар бар икәнен аңламыйлар.

Кукмара кызы Гүзәл Баһавиева белән безне әйтерсең, илаһи көчләр таныштырды. Аны төшләремдә күреп, очрашырга сүз куештык. Бик ягымлы, ачык йөзле булып истә калды. Танышкач та әлеге кичерешләрем таралмады. Чыннан да, бик йомшак, тыйнак, сабыр, мөлаем икән яңа танышым. Тормышында сәламәтлеге белән бәйле авырлыклар күп булса да, ул зарланмый, булганына канәгать калып, үзе дә күз явын алырлык матурлыклар тудырып яши. Атландырып чигү ысулы белән эшләнгән хезмәтләре искитәрлек: сап-сары көнбагышларында, төрле-төрле чәчкә, гөлләрендә салават күперенең барлык төсләре чагыла. Каян моның кадәр вак хезмәткә түземлеге, ихтыяр көче җитә диген?! Әле әнисе: "Сәламәтлегеңә зыяны булыр", - дип туктатмаса, көндез генә түгел, кичләрен дә яраткан эшеннән аерылмас иде ул. Гүзәл тумыштан авыру, әмма ул бервакытта да җиңел юллар эзләми, тулы канлы тормыш белән яши. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, һөнәри училищеда тегүчелеккә укый. Атландырып чигәргә дә шунда өйрәнә ул.

-Беренче чиккән үрнәгем сап-сары көнбагыш чәчәге иде. Тәүге хезмәтем булгангамы, әллә инде тәҗрибәм җитеп бетмәдеме - ул минем дөрес тә, бик үк матур да чыкмады. Шуңа күрә аны сүттем дә, яңадан чиктем, - ди ул беренче хезмәтләрен исенә төшереп.

Хәзер чигәргә өйрәнергә теләгән кешегә нинди генә җайлы ысулларын тәкъдим итмиләр, хәтта чигү үрнәкләре төшерелгән тукымаларга кадәр саталар, шунда ук җепләре дә куелган, номерына туры китереп чигәсе генә кала. Ай-хай, сөйләве генә җиңел шул, бу хезмәтне башкарып чыгарга кемнең генә түземлеге җитәр икән?! Әнә, Гүзәл дә үрнәкнең зурлыгына карап бер эшкә ике-өч ай вакыт китә, ди. Үземнең кул эшләренең берсен башлап, берсен ташлый торган гадәтем булгач, Гүзәлдән дә шул турыда сорашкан идем. "Элегрәк шулай булса да, хәзер башлаган чигүемне ахырына җиткерәм, чөнки эшләнеп беткән, әзер сурәтне күрәсе килә. Хезмәтләремә беренче бәяне әни бирә, иң элек аңа күрсәтәм", - диде ул.

Роза ханым да мактап китәр инде дип уйлаган идем. Ә ул тыйнак кына:

-Сәнгать әсәре бит ул күңел халәтенә карый. Бүген сиңа бертөрле төсләр җыелмасы ошаса, иртәгә икенчесе яктырак та, матуррак та булып тоелырга мөмкин. Кызымның хезмәтләре, әлбәттә, барысы да игътибарга лаек, чөнки аларда аның күңел җылысы ята, - диде. Әни кеше яратып та, шул ук вакытта иң гадел дә бәя бирүче инде ул.

Гүзәл чиккән тукымаларын рамнарга урнаштырган һәм бик матур картиналар барлыкка килгән. Ул аларны дусларына, якыннарына бүләк итәргә ярата икән. Ә чынлыкта аларның зур хыялы - кайчан да булса әлеге картиналардан күргәзмә оештыру. Кем белә, бәлки, сәнгать дөньясында тагын бер йолдыз кабыныр, Гүзәл белән әнисенең дә хыялларын тормышка ашырырга насыйп булыр. Әлегә Гүзәлнең мәшәкатьләре җитәрлек. Йорт яны тирәсендә әти-әнисенә булышасы бар. "Бакча тулысынча Гүзәл өстендә", - ди бит Роза апа да. Ә кичләрен энесе Рүзәлгә өй эшләрен әзерләшергә кирәк. Рүзәл дә, апасы белән горурланып, йөгерә-йөгерә аның чиккән эшләрен күрсәтте: "Менә монысын күрдегезме?" - дип әле берсен, әле икенчесен алып килде. Апасының матур итеп танк чигәргә булышуын да әйтергә онытмады. "Тылсым" социаль яклау үзәгендә кәгазь салфеткадан ясаган гөлләре дә бар икән Гүзәлнең. Исебез китеп, сокланып карап торганда Рүзәл дә үзенең "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә ясаган гөлен күрсәтте. Аныкы да, чын диярсең, апасыннан бер дә калышмаган. Гомумән, Гүзәл дә, Рүзәл дә сәнгатьне, матурлыкны яраталар. Кул эшләре белән мавыгудан тыш, район Мәдәният йортына концерт-тамашаларга йөриләр яраталар.

Язмыш Баһавиевлар гаиләсен никадәр генә сынаса да алар сынмыйлар-сыгылмыйлар. Авырлыкларны әйләнеп үтеп, яктылыкка, матурлыкка юл яралар. Сабыр, тыйнак Роза апа да, җор телле, шук-шаян Илгиз абый да бер-берсенә терәк, таяныч, балаларына үрнәк булып матур гомер кичерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk