Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара гимназиясенең “Яшь коткаручылар”ы республика конкурсыннан җиңү белән кайтты (+фото)

Кукмара 1нче гимназиясенең "Яшь коткаручылар"ы хәрби юнәлештәге барлык төр ярышларда актив катнашып, призлы урыннар яулауга ирешәләр. Әле шушы көннәрдә кызлар-егетләр Казанның "Патриот" үзәге оештырган республика конкурсыннан да икенче урынны алып кайттылар. -Ярышка 18 команда килгән иде. "Төньяк зона"га керүче Мамадыш, Кукмара, Саба командалары быел шәһәрлеләрнең борыннарына "чиертте", өч район да...

Кукмара 1нче гимназиясенең "Яшь коткаручылар"ы хәрби юнәлештәге барлык төр ярышларда актив катнашып, призлы урыннар яулауга ирешәләр. Әле шушы көннәрдә кызлар-егетләр Казанның "Патриот" үзәге оештырган республика конкурсыннан да икенче урынны алып кайттылар.

-Ярышка 18 команда килгән иде. "Төньяк зона"га керүче Мамадыш, Кукмара, Саба командалары быел шәһәрлеләрнең борыннарына "чиертте", өч район да призлы урынга лаек булды. Конкурска хәзерлек эшләрен сентябрь аенда ук башлап җибәргән идек, көн саен дәрестән соң шөгыльләнүләр бушка китмәде - мамадышлылардан бары тик бер генә очкога калышып, пъедесталның икенче баскычына күтәрелдек, - ди гимназиянең тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы, "Яшь коткаручылар" отряды җитәкчесе Фәрһат Гыйлаев.

Кызлар-егетләргә туризм юнәлешендәге ярышларда азимут билгеләү, противогаз кию, автомат магазины тутыру бурычы йөкләнә. Хәрби-спорт бәйгеләрендә исә турникта тартылырга, гер күтәрергә һәм аркан тартырга кирәк була.

-Безнең команда ярышларның берсендә дә сынатмады. Туристик оборона бәйгесендә - өченче, хәрби-спортта - икенче, ә сугышчан листокта беренче урынны алдык, - диләр алар. - Тигез сафларда стройда йөрү, автоматтан ату, автомат сүтеп-җыю, визитка һәм медиа-визитка, сугышчан листок конкурсларында да уңыш елмайды. Ярыштан бик күп дуслар табып, сөенеп кайттык.

Район мәктәптән тыш эшләр үзәге каршында оешкан "Яшь коткаручылар" түгәрәгенә йөрүче әлеге укучылар республика ярышында быел беренче тапкыр катнашканнар.

-Казармага бер көн алдан барып урнашып, андагы тормышка ияләшә тордык. Аларның бит әле ике катлы караватларны, андагы шартларны да беренче тапкыр күрүләре. Буш вакытта укучылар каршылыклар полосасын йөреп чыктылар, өй эшләрен кабатладылар, - ди отряд җитәкчесе. - Физик яктан ныклы хәзерлекле булулары да җиңүгә зур этәргеч булды. Укучыларымның киләсе елга да планнары зурдан - ел дәвамында яхшылап шөгыльләнү һәм беренчелекне алу!

Көн дәвамында барган ярышлардан соң, кичке якта рәхәтләнеп дискотекада күңел ачалар, хәрби җырлар бәйгесендә катнашалар алар. Тагын шунысы да бар: солдат җырларын иң күп белүче һәм иң матур итеп башкаручылар да нәкъ менә кукмаралылар була.

Гимназиянең элеккеге чыгарылыш укучылары да ярыш нәтиҗәләре белән һәрдаим танышып торалар, аларның уңышларына сөенәләр.

-Кайбер студентларыбыз безнең яныбызга килеп тә йөрде әле. Үзләре дә "Яшь коткаручылар"да тәрбияләнгән булганлыктан, "Патриот"та узган ярыш алар өчен дә бик якын. Җиде ел дәвамында отряд командиры булган Таһир Ярмиев бүгенге көндә Мәскәүдә укый. Ул исә көн саен кәрәзле телефон аша хәбәрләшеп, безнең өчен борчылып торды, - ди Фәрһат Гыйлаев. - Ярыштан кубок, Дипломнар, 20 мең сумлык автомат-винтовкалар белән кайттык.

Мондый төр хәрби-патриотик юнәлештәге отрядлар белем йортларының һәркайсында да оешса, тәртипсезлеккә, начар гадәтләргә урын да калмас иде. Берләшмәләрнең укучыларда лидерлык сыйфатлары тәрбияләүдә, аларның талантларын ачуда да өлеше зур бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk