Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара өченче урта мәктәбе укытучысы Рәсүлә Гыйльметдинова 23 ел балалар арасында

Укытучы! Әлеге сүзне ишетүгә һәркемнең күз алдына үзенең төпле киңәшләрен биреп белем иленә юл күрсәткән, еллар узган саен иң якын кеше - икенче "әни"гә әверелгән гүзәл затлар килеп басадыр ул. Безнең балалар да үзләренең укытучылары Рәсүлә Гыйльметдинованы бик яраталар, хөрмәт итәләр. Рәсүлә ханым Кукмара бистәсендә туып-үсә. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлагач...

Укытучы! Әлеге сүзне ишетүгә һәркемнең күз алдына үзенең төпле киңәшләрен биреп белем иленә юл күрсәткән, еллар узган саен иң якын кеше - икенче "әни"гә әверелгән гүзәл затлар килеп басадыр ул. Безнең балалар да үзләренең укытучылары Рәсүлә Гыйльметдинованы бик яраталар, хөрмәт итәләр.

Рәсүлә ханым Кукмара бистәсендә туып-үсә. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлагач ул Казан дәүләт педагогия институтына юл ала. Бүгенге көндә Кукмара өченче урта мәктәбендә хезмәт куя, башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирә ул.

Егерме өч ел мәктәптә эшләү дәверендә Рәсүлә Гыйльметдинова дистәләгән балага төпле белем биреп, олы тормыш юлына чыгара. Алар арасында Бердәм Дәүләт имтиханнарыннан йөзәр бал туплаучылар да бар. БДИда өч йөз балл иясе булган Гөлназ Садриеваның уңышларында аның башлангыч сыйныф укытучысы Рәсүлә апасының да өлеше зур, билгеле.

Үз эшенең чын остасы булган мөгаллимә хакында безнең бары тик мактау сүзләре генә әйтәсебез килә: тирән белемле, олы йөрәкле, ярдәмчел ул. Рәсүлә Гыйльметдинова балаларны бик ярата, аларның һәрберсенә шәхсән якын килеп эшли, әти-әниләр белән һәрдаим аралашып торырга да җай һәм вакыт таба. Безнең балаларыбыз быел дүртенче сыйныфта укыйлар. Алар көн саен мәктәпкә теләп, сөенеп баралар. Дәресләрне кызыклы итеп алып бара, сыйныфтан тыш чараларны мавыктыргыч итеп оештыра белә торган укытучыга без бик рәхмәтле. Аңа киләчәктә дә саулык-сәламәтлек, эшендә һәм тормышында уңышлар, озын гомер телибез.

Кукмара 3нче мәктәбенең 4 "Б" сыйныфы укучыларының әти-әниләре.

Фото гаилә архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk