Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара аграр көллиятендә укучы бертуганнарның апасы – пешекче, сеңлесе бухгалтер булачак

Аш-су әзерли белү - хатын-кыз өчен бик кирәкле сыйфат: гаиләсен дә тәмле ризыклар белән сыйлап яши ала, эшсез калу проблемасы да янамый. Ник дигәндә, оста пешекче-кондитерларны һәркайда "биш куллап" эшкә алырга торалар. Чарлы авылы кызы Эльвира Галиева әлеге һөнәрне сайлаганда, белмим, боларның барысын исәпкә алдымы икән? Кукмара аграр көллиятенә аны...

Аш-су әзерли белү - хатын-кыз өчен бик кирәкле сыйфат: гаиләсен дә тәмле ризыклар белән сыйлап яши ала, эшсез калу проблемасы да янамый. Ник дигәндә, оста пешекче-кондитерларны һәркайда "биш куллап" эшкә алырга торалар. Чарлы авылы кызы Эльвира Галиева әлеге һөнәрне сайлаганда, белмим, боларның барысын исәпкә алдымы икән? Кукмара аграр көллиятенә аны пешеренергә яратуы алып килгән. Үзе әйтүенчә, әти-әнисе дә бу ниятен хуплаган.

-Кечкенәдән үк аш-су янында кайнаштым. Аеруча камыр ризыклары әзерләү ошый. Кайбер рецептларны Интернеттан алам, үзем дә уйлап чыгарам, - ди кыз. Ризык тәмле дә булырга, шуның өстенә матур да, аппетитлы да күренергә тиеш, дип фикер йөртә. Дөрестән дә, сәнгать әсәре булырдай соклангыч ашамлыклар әзерләүчеләр бар бит. Эльвира да киләчәктә шундый осталарның берсе булыр, дип ышанасы килә. Быел ул икенче курста укый.

- Әлегә төрле ашлар пешерү, салатлар ясау серләрен үзләштерәбез. Практиканы Кукмара киез итек-киез комбинатында үтәргә җыенам, - дип, якын киләчәккә планнары белән уртаклашты.

Карап торышка ук җитез, хәрәкәтчән күренгән бу сөйкемле кызның спорт белән шөгыльләнүен белдем. Үткән елда көллиятнең иң яхшы спортчысы булып танылган ул. Быел биредә үткәрелгән кышкы спартакиадада чаңгы буенча эстафета узышларында финишка беренче булып килгән. Моннан тыш йөгерү, волейбол һәм өстәл теннисы уеннары белән мавыга икән. Республиканың башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары арасында уздырылган зона ярышларында призлы урыннар алган.

Фәннәрне үзләштерүдә дә сынатмый кыз. Тормыш куркынычсызлыгы фәне буенча үткәрелгән Бөтенроссия дистанцион олимпиадасында быел өченче урынны яулавы шул хакта сөйли.

Көллияттә Эльвира белән бергә аның сеңлесе Альбина да белем ала. Яшь аралары бер генә ел булганлыктан, мәктәпкә дә бергә бирделәр безне, бирегә дә бергә килдек, диләр кызлар. Янәшәңдә туганың булу рәхәт инде ул: ярдәм дә итә, серләреңне дә сыйдыра. Альбина "Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе" бүлеген сайлаган. Уку алдынгысы буларак, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры стипендиясенә тәкъдим иткәннәр үзен. Шаяннар һәм тапкырлар клубының да актив уенчысы икән ул. Кыскасы, кызлар тырышып белем алалар һәм вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрәләр. Шундый уңган-булган яшьләр белән ничек горурланмыйсың!

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk