Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күпфункцияле үзәк “тәрәзә”сендә чират юк

Беркөнне йомышым төшеп поселокның Ленин урамында урнашкан күпфункцияле үзәккә сугылырга туры килде. Керә керешкә үк: "Биредә Сабантуйдагы сыман бер төркем халык, берсеннән-берсе озын чиратлардыр инде", - дип уйлап кына бетергән идем, ни күрим, ике-өч кешедән башка берәү дә юк. -Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәге ачылганнан бирле биредә шундый...

Беркөнне йомышым төшеп поселокның Ленин урамында урнашкан күпфункцияле үзәккә сугылырга туры килде. Керә керешкә үк: "Биредә Сабантуйдагы сыман бер төркем халык, берсеннән-берсе озын чиратлардыр инде", - дип уйлап кына бетергән идем, ни күрим, ике-өч кешедән башка берәү дә юк.

-Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәге ачылганнан бирле биредә шундый хәл бит. "Бер тәрәзә" принцибы буенча эш алып барылганлыктан, озаклап чират торулар бетерелде, һәркем үз вакытында гына килә. Шулай ук үзәкнең эшләве төрле документ һәм белешмәләр җыюны җиңеләйтә, коррупция, арадашчылар хезмәтенә дә киртә куя, - ди үзәк җитәкчесе Рашид Хәнәфин.

Әйе, күпфункцияле үзәкнең уңайлыклары, чыннан да, шактый. Документлар артыннан да бер оешмадан икенчесенә сугылып, тиешле кәгазьләрне юллап йөрисе түгел. Калган документларны, шул исәптән, кадастр паспортын алу, техник паспортны яңарту һәм башка кәгазь эшләренең барысы да күпфункцияле үзәктә башкарыла. Ә инде берникадәр вакыттан соң шалтыратып хәбәр итәләр дә, әзер документларны килеп кенә аласың.

-Гадәттә район халкы безгә төзелеш өчен рөхсәт алу, җирләрне рәсмиләштерү, социаль ипотека мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә. Документларны кабул итү дә санаулы минутлар эчендә башкарыла, - ди Рашид Хәнәфин. - Без кадастр палатасы, район Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге, ЗАГС, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы белән эшлибез. Киләчәктә социаль иминиятләү фонды, федераль салым, миграция хезмәтләре, район Пенсия фонды, росреестр белән дә хезмәттәшлек итәргә планлаштырабыз.

-Йортыбызга янкорма ясаткан идек, шуның документлары әзер, дип шалтыраттылар да, алырга килдем, - ди Кукмарада яшәүче Әлфия ханым Гәрәева. - Бигрәк уңайлы бит хәзер. Элегрәк гади генә бер эш өчен дә җидешәр документ, белешмә кәгазе алырга кирәк иде. Син берсен аласың, икенчесенә барып җиткәнче, алдагысының тиешле вакыты чыга. Аннары эш кешесенең вакыты да юк бит - төш вакытында нәрсәгә генә өлгерәсең!

Күпфункцияле үзәктә 90нан артык дәүләт хезмәте бушлай күрсәтелә икән. Шулай ук белгечләрнең төрле консультацияләр бирүе, эшнең барышы белән телефон аша таныша алу мөмкинлеге булу да бик куанычлы.

Сүз уңаеннан: күпфункцияле үзәк Кукмара поселогы, Ленин урамы, 37 йорт адресы буенча урнашкан. Белгечләр шимбә һәм ял көннәреннән кала, иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать бишкә кадәр халыкны кабул итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев