Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күкшелгә балалар бакчасы кирәк

Күкшел - райондагы җитеш, нык тормышлы авылларның берсе. Район җитәкчелегенең әлеге җирлек халкы белән очрашуы вакытында бу фикер берничә тапкыр яңгырады. Биредә елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, киләчәккә планнар, бурычлар турында сөйләшенде. -Ел башында үткәрелгән очрашулар вакытында районның икътисадый үсеш темпын 130 процентка җиткерү бурычын билгеләгән идек. Әле...

Күкшел - райондагы җитеш, нык тормышлы авылларның берсе. Район җитәкчелегенең әлеге җирлек халкы белән очрашуы вакытында бу фикер берничә тапкыр яңгырады. Биредә елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, киләчәккә планнар, бурычлар турында сөйләшенде.

-Ел башында үткәрелгән очрашулар вакытында районның икътисадый үсеш темпын 130 процентка җиткерү бурычын билгеләгән идек. Әле ул саннарга ирешеп булмады, әмма 127 процент үсеш шулай ук начар күрсәткеч түгел, - диде район җитәкчесе Сергей Димитриев. - Райондагы яхшы якка үзгәрешләргә үзегез дә игътибар итәсездер. Яңа объектлар төзү, искеләрен төзекләндерү, юлларны ремонтлау буенча да бик зур эшләр алып барыла. Әле күптән түгел генә Күкшелдә дә модульле өр-яңа фельдшер-акушерлык пункты куллануга тапшырылган иде. Чокырланып беткән юл да таш җәеп тигезләнде. Киләчәктә аңа асфальт җәюне дә күздә тотабыз. Сезнең җирлектә авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә бик зур яңалыклар көтелә. Фермер хуҗалыгы җитәкчесе Габделбәр Баязитов, биредәге ташландык фермаларны алып, төзекләндереп, эш башлап җибәрмәкче.

Күкшел авыл җирлеге район үзәгеннән шактый еракка урнашкан булса да, аңа төзек юллардан җилдертеп кенә барып җитәргә була. Авылга килгәч, берсеннән-берсе яхшы йортлар, каралты-кураларны күреп, сөенеп, горурланып куясың.

-Тормыш үз җае белән бара. Халык күбесенчә мал, кош-корт асрап көн күрә. Җирлектә 655 мөгезле эре терлек исәпләнә. Өч фермер хуҗалыгы яхшы гына эшләп килә. Яңа ФАП, төзекләндерелгән су буйлары, юллар өчен без район һәм республика җитәкчелегенә рәхмәтле, - диде җирлек башлыгы Илһам Хәлиуллин. Әмма җирле халыкны борчый торган мәсьәләләр дә юк түгел. Әйтик, балалар бакчасының бинасы бик иске, ул әле күмер ягып җылытыла икән. Әлеге бакчага бүгенге көндә утыз сабый йөри, чират көтүче нәниләр дә бар, диделәр биредә.

Мәчетләр авылларның матур бизәгенә әверелеп бара. Бу чын мәгънәсендә шулай, һәр җирлектә үзенчәлекле итеп эшләнгән дин йортлары рухи байлык чыганагы да булып тора. Авыл халкы ярдәме белән Күкшелдә дә бик зур, саллы эш башкарыла - мәчет төзелә. Инде аның тышкы-эчке эшләре төгәлләнеп килә.

-Алла боерса, Корбан гаетенә төзелеп бетеп, авыл халкы, кайткан кунаклар гает намазын яңа мәчеттә укыр дип торабыз, - диде Илһам абый.

Әле яз айларында гына Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан район Мәдәният йортында күкшеллеләр куйган концерт программасын күпләр хәтерлидер. Иң эчтәлекле, бай чыгышларның берсе дип бәяләгәннәр иде аларны тамашачылар. Тормышың җитеш, ил-көнең тыныч булганда гына җырлап-биергә күңел үсәдер ул.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk