Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашыбызның кисек Пирамида-курган яки Чуллының “Алтын тавы”на сәяхәте

Күптән түгел газета битләрендә урын алган яшь журналист Гөлназ Галимҗанованың мәкаләсе миндә зур кызыксыну уятты. Мисыр чүле түгел бит, әлеге пирамиданы үз күзләрем белән күрәсе иттем һәм Чуллыга юл тоттым. Татарстан территориясендә кешене курган ясап күмү йоласы турында моңарчы ишеткән дә, укыган да юк иде. Чөнки бу борынгы мәҗүси кабиләләренә...

Күптән түгел газета битләрендә урын алган яшь журналист Гөлназ Галимҗанованың мәкаләсе миндә зур кызыксыну уятты. Мисыр чүле түгел бит, әлеге пирамиданы үз күзләрем белән күрәсе иттем һәм Чуллыга юл тоттым.

Татарстан территориясендә кешене курган ясап күмү йоласы турында моңарчы ишеткән дә, укыган да юк иде. Чөнки бу борынгы мәҗүси кабиләләренә генә хас күренеш. Нократ буенда урнашкан мари авыллары янында мондый курганнарны очратырга була үзе. Мари каһарманнары Явыз Иван гаскәрләренә каршы Казан ханлыгы һәм үзләренең азатлыгын яклап яу кырына чыгалар. Әмма туплар, дарылы кораллар белән җиһазланган хәрбиләр ук, сөңге, кылычлы гаскәрләрне тар-мар итеп, көнчыгышка хәрәкәт итәләр, Себер ханлыгын яулап, Тын океанга чыгалар. Малмыж, Уржум, Лебяжье, Советск музейларында бу турыда материаллар бихисап...

Чуллы авылы болынында урнашкан каберлек, чыннан да, киселгән пирамида формасында. Нигезе 16х16 метр, өске киселеше 4х4 метр һәм биеклеге 6-7 метр чамасы. Ул кояшка карап ориентлашкан. Чөнки безнең борынгы бабаларыбыз мәҗүси булганнар һәм Тәңрегә табынганнар.

Биредә урнашкан Кирәмәт тавы чишмә, зур ташларга, артыш, балан, гөлҗимеш куакларына бик бай икән. Ә тау итәгеннән агучы инешкә оялаган бурсыклар биредәге агачларны кимереп егып, буа ясаганнар. Боларны күреп, гаҗәпләнми мөмкин түгел: ай-һай, оста төзүче икән бу су җәнлекләре!

Ә авылны чыкканда юл чатында тагын бер объект - гидрометеостанция посты очрады. Ул автоматик рәвештә эшли һәм радиоэфир аша мәгълүматларны үзәккә җибәреп тора икән. Чуллының ачылмаган серләре күп әле. Бу турыда археологлар, тарихчылар, экологлар да үз сүзләрен әйтмичә калмаслар дип уйлыйм.

Артур ЗӘКИЕАВ, сәяхәтче

фото: http://bestrest-info.ru/piramida-xeopsa/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk