Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үкенеч (хикәя)

Мин Камилә белән Васильево шифаханәсендә ял иткәндә таныштым. Тормыш юлының сикәлтәле булуына карамастан, үзенең нәфислеген югалтмаган ханым үзенең тормыш юлы турында сөйләде. -Мин Казаннан ерак булмаган бер авылда туып-үсеп, югары уку йортына укырга кердем. Ялга кайткан бер атнада чишмәгә суга төштем. Басма аркылы чыкканда күрәм: каршыма бер егет килә. Ул...

Мин Камилә белән Васильево шифаханәсендә ял иткәндә таныштым. Тормыш юлының сикәлтәле булуына карамастан, үзенең нәфислеген югалтмаган ханым үзенең тормыш юлы турында сөйләде.

-Мин Казаннан ерак булмаган бер авылда туып-үсеп, югары уку йортына укырга кердем. Ялга кайткан бер атнада чишмәгә суга төштем. Басма аркылы чыкканда күрәм: каршыма бер егет килә. Ул минем чиләкләремне алды да, күзләрен тутырып миңа карап тора. "Сиңа мәктәптә укыган еллардан ук гашыйк, мәхәббәтемне аңлатырга килдем", - ди. Мин чиләкләремне тартып алдым да: "Кичке уенга кил, шунда сөйләшербез", - дип кайтып киттем. Ул егетне үзем дә яратып йөри идем. Кичке уенга килгәч минем белән генә биеде. Бер-беребезгә битараф булмаганлыктан, тиз аңлаштык. Ял саен Казаннан авылга кайтып йөрүләр, аның белән очрашулар мәхәббәткә әйләнде. Бер-беребездән башка яши алмабыз кебек иде. Әйе, аның белән аерылышкан минуттан ук үзен сагына башлый идем.

Ләкин Казанда да бер егет миңа мәхәббәтен белдерде. Ул төзүче булырга укый иде. Көн дә яныма килә, ресторан, кино, театрга барыйк дип үзәккә үтә. Бай гаиләдән икәне күренеп тора. Акчасы күп. Барыбер үзенә каратты. Ахыргы курсны бетергәндә өйләнештек.

Тормыш матур гына башланып китте. Бер-бер артлы ике кызыбыз дөньяга килде. Ләкин тора-бара иремнең холкы үзгәрде. Эчкән вакытлары күп була. Шешәдәшләрен дә өйгә алып кайта башлады. Мин - укытучы, ул - прораб. Көн саен кеше арасында кешечә йөрсен дип, үтүкләнгән чалбар, ап-ак күлмәк белән галстуктан чыгарып җибәрәм. Кичкә тагын исерек. Ничек кенә айнытырга тырышсам да, яңадан шешәгә ябышты.

Кызларым үсеп җитеп, Казанга институтка укырга керделәр. Бер атнада алар янына киттем. Ә яңадан өемә әйләнеп кайтсам, иремне сөяркәсе белән тоттым. Шулай этле-мәчеле яшәп, гомер уза торды. Аңа аракыдан башка бер нәрсә дә кирәк булмый башлады. Сала башлаган өебез дә ярты юлда калды. Түземлегем бетсә дә, тешемне кысып түздем. Авызымда кар-кан булса да җиргә төкермәдем. Мин бит укытучы кеше. Эшемдә яраталар. Ә гаиләдәге тавыш-гауганы эчемә йоттым. Вакытында аерылышасы булган икән. Балалар хакына дип түздем.

Ә авылында калган, басмада очрашкан егетне, һаман шулай яшь килеп, төшләремдә күреп уянам.

Кайда соң син тәүге ярым?

Басмада көтәсеңме?

Бер килмәсә, бер килер дип

Гел өмет итәсеңме?

Юк шул инде фәрештәңнең,

Канатлары каерылган.

Көтмә, килмәс, гомер узган,

Юллар тәмам аерылган.

Бу егетем өйләнмәгән килеш каядыр читкә киткән. Әти-әнисе вафат. Мин аның кайда икәнлеген дә белмим. Аны ташламаган булсам, бәлки, мин бик бәхетле булган булыр идем. Ташлаганыма үкенәм, бик үкенәм. Бәлки шул егетнең каргышы да төшкәндер. Башкаемны ташка орсам да, үткәннәрне кире кайтарып булмый.

Рафилә ФӘТТАХОВА

фото: http://loverain97.beon.ru/44131-898-pristav-k-visku-spusti-kurok.zhtml

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X