2 июль 2014 яңалыклары
-
Кече Чурада яшәүче Федора апага 95 яшь тулды (+фото)
Кече Чура авылында гомер кичерүче Тарасова Федора Романовнага 95 яшь тулды. Юбилярны район социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Җамалиева, авыл җирлеге башлыгы Андрей Афанасьевлар котлады. Федора апага Россия Президентының котлау открыткасы, район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырылды. Федора Романовна 12 бала әнисе, бүгенге көндә алтысы исән-сау - Шәмәрдәндә,...
-
Үкенеч (хикәя)
Мин Камилә белән Васильево шифаханәсендә ял иткәндә таныштым. Тормыш юлының сикәлтәле булуына карамастан, үзенең нәфислеген югалтмаган ханым үзенең тормыш юлы турында сөйләде. -Мин Казаннан ерак булмаган бер авылда туып-үсеп, югары уку йортына укырга кердем. Ялга кайткан бер атнада чишмәгә суга төштем. Басма аркылы чыкканда күрәм: каршыма бер егет килә. Ул...
-
Чын мөслимә баласын чүп чиләгенә ыргытмас
Казанда Татарстан мөселман хатын-кызлар иҗтимагый берлегенең II Республикакүләм корылтае булып узды. Аның девизы - "Мәрхәмәтлелек һәм тынычлык сөюче хатын-кызлар", ә максаты - мөселман хатын-кызларының эшен активлаштыру, аларның хокукларын яклау, яшь буынга дини-әхлакый тәрбия бирүне яхшырту юлларын эзләү иде. -Дин ул - нәсыйхәт, динебезнең яртысы хатын-кызлар аша килгән. Әй, мөэминнәр, Аллаһ...
-
Кукмарада яхшы һава торышының дусты – “Луна-парк” (+фото)
Районыбыз халкын сөендереп, Кукмарага янәдән "Луна-парк" килде. Әлегә аттракционнарны төзекләндерү эше алып барыла. 1-2 көннән күңел ачу паркы үз эшчәнлеген башлап җибәрер дип көтелә. Беренче генә килүләре түгел, соңгы тапкыр 2013нче елның көз айларында Җиңү паркы каршындагы мәйданда урнашканнар иде, бу юлы да нәкъ шул җирдә. Әлегә кадәр кызыклы фактор...
-
Кызыллар районыбыз бәрәңгеләрен”талый” (+фото)
"Күзгә күренеп" диләрме әле халыкта? Юк, бу очракта исә бер дә күзгә күренми, хәтта кача-кача, ахрысы, җәйнең иң татлы айларының берсе - июньгә дә нокта куелды. Ләкин бер дә сыкранмасын күңел дигәннәре. Июне дә, июле дә шул ук ямьгә ия, матур һәм... бакча эшләренә бай! Әйе, дустым, җәй җитте дә,...
-
Печән исе: Шанель №5 бер читтә торсын
Казан урамыннан барабыз. Моточалгы белән газон чирәмен кыркыйлар. Үтеп барышлый гына да ачык тәрәзәдән машина салонына яңа чабылган үлән хисе үтеп керде. Затлы хушбуй диярсең. Атналар буе урманнан кайтып кермичә, печән чапкан яшь вакытларны искә төшерде бу ис. Хәзер болыннарда чалгы янаган тавышлар ишетелми диярлек инде, аны күптән моточалгылар алыштырды....